Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгедән Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре үз эшен башлаячак

Кинотеатр, аквапарк, цирк, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр тулыланырга мөмкин.

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре иртәгедән эшли башлаячак һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга имза куйды, дип яза «Татар-информ».

Документ буенча, алдан ук Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә язма хәбәр биргән балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре 21 сентябрьдән үз эшен башлап җибәрәчәк. Моннан тыш, бер үк вакытта бинадагы кешеләр саны буенча чикләүләр үтәлергә тиеш. 

«Хезмәткәрләрне дә исәпкә алып, дүрт квадрат метр мәйданга бер кеше туры килергә тиеш», — диелә документта.

Дүшәмбедән ачык мәйданчыкларда тамашачылар саны ике тапкыр - 100дән 200 кешегә кадәр артачак. Ябык биналарда бер үк вакытта 100гә якын тамашачы — 4 квадрат метрлы мәйданга бер кеше була ала.

Ачык террасаларда 200гә кадәр, ябык биналарда100гә кадәр кеше булырга мөмкин. Кафе һәм рестораннарда бер өстәл артында утырган кешеләр санына чикләүләр гамәлдән чыга. Өстәлләр арасы элеккечә 1,5 метр булырга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга өйдә калырга киңәш ителә. 

Аквапарк, кинотеатр, цирк, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр (50% урынына) тулыланырга мөмкин.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk