Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирина Иванова: Укучылар интернет-ресурслардан уңышлы файдаланалар

Өйләрендә компьютер булмаган укучыларга, килешү нигезендә, дистанцион уку чорына мәктәпләрдән компьютерлар бирелде.

6 апрельдән Кукмара районының барлык мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә дистанцион уку төренә күчте. Барлык укытучылар да интернет-ресурслардан нәтиҗәле файдаланалар, ZOOM системасы, төрле электрон платформалар аша онлайн дәресләр үткәрәләр. Бу хакта Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова сөйләде.

«Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, узган атнада, чын мәгънәсендә, дистанцион укытуга күчтек. Әлбәттә, беренче көннәрдә проблемалар шактый булды. Кемнеңдер компьютер, телефоны интернет челтәренә тоташмады, онлайн видеоэлемтә системасына чыга алмады, әти-әниләр исә дәрестә башкарыласы эшләрне өйгә бирелгән биремнәр дип кабул итте. Тик без ике арадагы аңлашылмаучанлыкларны әкренләп көйләп бетерә алдык. Хәзерге вакытта күп кенә балалар биремнәрне компьютер аша эшли. Шулай ук кәрәзле телефон, планшет кулланучылар да бар», - диде Ирина Иванова. 

Ә инде өендә компьютеры булмаганнарга килешү нигезендә уку чоры өчен мәктәпләрдән компьютерлар бирелде. «Районыбызның Постников-Починок, Сәрдәүч авылларында интернет бөтенләй юк, кәрәзле телефон да тотмый. Әлеге авылларда яшәүче укучыларга дәрес биремнәрен укытучылар үзләре илтә, билгеле бер көннән соң барып ала», - дип өстәде ул.

Мәктәпләрнең рәсми сайтларында “Дистанцион укыту” дигән кушымта булдырылып, анда бу төр укытуга караган барлык төр күрсәтмәләр урын алган, һәр сыйныф өчен расписание дә урнаштырылган. 

«Укучы интернет челтәренә тоташа, тиешле биремне кабул итеп ала, аны башкара, соңыннан җавапларны кемдер - электрон почта, ә кемдер ватсап, “ВКонтакте” һәм башка мессенджерлар аша фән укытучысына юллый. Ике арада күпер хезмәтен, әлбәттә, сыйныф җитәкчеләре үти. Алар укучылар белән һәрдаим элемтәдә булып, уку-укытудагы өлгерешләре белән кызыксынып тора. Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарының вакытлары күчерелде. Дистанцион рәвештә белем алуның да кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгесез», - диде мәгариф җитәкчесе урынбасары.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев