Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Сергей Димитриев ветераннарга медальләр тапшырды

Дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны бүләкләнде.


Бүген Кукмараның дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре бирелде. Аларга бүләкләрне район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Димитриев тапшырды. 

 

«Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан бирелүче истәлекле медаль расланды. Аны тапшыру - минем өчен зур дәрәҗә. Геройлык һәм батырлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә", - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте ул.

Юбилей медальләрен Кукмарадан дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны - Касыйм Дәүләтов, Әрхәми Минимуллин, Риза Галин һәм Фәрхетдин Галәвиевлар алды. 

 

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен дә исәпкә алып, барлыгы 565 кукмаралы юбилей медальләре белән бүләкләнәчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев