Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен күреп, хәл-әхвәлләрен белешеп чыгарбыз дигән идек, кая ул - бөтенесе кызу эштә. -Бистәбездә соңгы айларда каракларның күбәюе сизелә - тагын берәүнең акча янчыгын чәлдергәннәр, егетләр шул урынга китте, - дип каршы алды безне полиция начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары Дамир Минемуллин. -...

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен күреп, хәл-әхвәлләрен белешеп чыгарбыз дигән идек, кая ул - бөтенесе кызу эштә.

-Бистәбездә соңгы айларда каракларның күбәюе сизелә - тагын берәүнең акча янчыгын чәлдергәннәр, егетләр шул урынга китте, - дип каршы алды безне полиция начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары Дамир Минемуллин. - Кайнар эзләр буенча эзләү-тикшерү эшләре башкармасак, җинаятьчедән дә, урланган акчалардан да "җилләр исүе" бар.

Районыбыздагы иң зур, шәхескә карата булган иң авыр җинаятьләрнең берсе 20 июльдә теркәлде. Кичке сәгать алтынчы яртылар тирәсендә дежур частька район үзәк дәваханәсеннән күпсанлы пычак эзләре белән, авыр хәлдәге бер ханымны китерүләрен хәбәр иттеләр. Эштән өенә кайтып барганда аңа бер ир-ат пычак белән ташланган, сумкасыннан акчаларын алып качкан. Тиз арада урынга чыгып тикшерү-эзләү эшләре башладык, шаһитләрне барладык. Шик астындагы бер ир-егет бар иде, эчке сиземләү белән өенә барган идек, әмма аның каядыр чыгып китүен әйттеләр. Җинаять урыныннан ерак түгел, чирәм арасында кояш күзлеге табылгач һәм андагы бармак эзләренең без шикләнгән егетнеке белән тәңгәл килгәнен белгәч, эзләүгә барлык бүлек хезмәткәрләре алынды. Әлеге ир-егетнең хөкем ителгән булуы һәм Ершовкадагы психик авыруларны дәвалау бүлегеннән качып, Кизнерда яшәве турындагы мәгълүмат килеп иреште. Поезд белән киткәндер, дип төне буе Кизнердагы барлык составларны тикшереп чыктык, иртәнге якта куаклар арасында йоклап яткан җиреннән тотып алдык. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Шушы көннәрдә аңа карата суд булырга тиеш.

Ә икенче җинаятьчене - берничә эпизодлы җинаять башкарган, чит төбәктән килгән кесә карагын тоткарлау өчен район үзәк дәваханәсендә шактый күзәтү эшләре алып барырга, сораштырулар үткәрергә туры килде. Бер атна тирәсе авырулар арасында гади пациент буларак саклап утырганнан соң, әлеге хатын-кызның эзенә төштек. Авыруларның сумкаларыннан акча янчыклары урлавын сөйләп бирде, үз гаебен танып күз яшьләре түкте. Әмма без капчыкта ятмый, җайлы гына акча эшләү ысулы да кайчан да булса бер ачыла шул...

Кукмарада ялган документлар ясап саткан кешенең дә кем булуын ачыкладык. Авыруларга вакытлыча эштән азат ителү хакындагы белешмә әзерләп бирә ул. Мөһере дә, имзалары да, бланклары да бар - гади күз белән карасаң, чын документтан аерырлык та түгел. Район үзәк дәваханәсеннән тикшерүебезне һәм чара күрүебезне сорап гариза кергәннән соң, эшкә алындык, озак та үтмәстән, аның кем булуы ачыкланды. Ялган документлар ясап сатуны ирегеннән мәхрүм ителде.

Фатир, йортлардан азык-төлек, акча урлаучыларны исә кем булуларын тәрәзәләрдә калган бармак эзләре буенча ачыклый алдык. Шушы көннәрдә Камышлы, Кызыл Октябрь авылларында сарык маллары югалу белән бәйле ике җинаять теркәлде. Якын-тирә районнардан Мамадыш, Саба, Теләчедә дә бездәге шикелле дүртәр сарык урланган. Без берүк кешеләр эшедер, дигән фикердә. Тикшерү-эзләү чаралары алып барабыз. Күрүчеләр, җинаять шаһитләре булучыларның полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Аннары үз милкеңә карата игътибарлы һәм сак булу да сорала.

Полиция начальнигы Рамил Нургалиев:

-Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуга быел 95 ел тула. Әлеге бүлек хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм катлаулы хезмәтләрендә, уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телим.

Статистик мәгълүматларга күз салсак, бу елның 8 аенда районда 281 җинаять эше теркәлгән, шуларның 222се тикшереп судка җибәрелгән. Аеруча авыр җинаятьләр саны - 32, урлаулар - 69, мошенниклык очрагы - 17.

Алсу ИДРИСОВА

фото holiday.onru.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk