Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илсурның келәмнән елап чыкканы юк

Классик әдипләребезнең әсәрләрендә, татар халык җырларында нәкъ менә Илсур кебек көрәшчеләр күзаллангандыр. Сабыр, тыйнак, аз сүзле, әмма көрәш мәйданында аны җиңүчеләр сирәк.

Байлангар авылы егете, Россиянең спорт остасы Илсур Гыймадетдинов белән әңгәмәбез бик кыска булды безнең. Чөнки, алда әйтеп үткәнемчә, кайберәүләр кебек уңышлары белән мактанырга да, кәпрәергә дә яратмый икән ул. Ә бит күкрәк киереп мактанырлыгы бар!

...Байлангарда яшәүче дәү әбисе яныннан абыйсы белән кайтып барганда авыл клубына кереп чыгарга була алар. Ә анда көрәш түгәрәге бара. Тренер, бик күпләргә сөлге тоттырып, мәйданнарга чыгарган мәрхүм Илдус Хаҗиәхмәтов ишек төбендә басып торган малайларны күреп ала да, үз янына чакыра. Бер айдан инде Илсур Зур Кукмарада Нурсил Галиев призына үтүче турнирда үз үлчәү авырлыгында икенче урында кала. Бу вакытта беренче сыйныфта укучы 25 килограмм авырлыктагы малайга шул җитә: күңеле күтәрелеп китеп, баш-аягы белән көрәшкә кереп чума.

Мәктәп яшендәге уңышлары турында сөйләп тормыйча, армиядә хезмәт иткәндә дә көрәш алымнарының самбо ярышларында призлы урыннарны яуларга ярдәм иткәнен әйтсәк, балачактан ук инде аның келәмдә ныклы адым белән басып торганын аңлыйсың.

- Бер ел эчендә якынча алты-җиде төрле турнирда көч сынашырга туры килә, - ди Илсур. -Келәмгә чыгар алдыннан ничек булса да каушамаска тырышам. Хәер, дулкынлану булырга тиеш инде ул, ә бер ияләнгәч, анысын да җиңәргә була икән. Бары тик җиңү турында гына уйлыйм, үземә шул максатны куям. Кайвакытта 2-3 килограмм артык авырлыкны "куарга" туры килә: йөгерәм, мунча керәм, ашауны киметәм. Келәмгә чыккач, көндәшеңнең нинди икәнен биленә сөлгене салуга аңларга булса да, уяулыкны да югалтырга ярамый, чөнки аның нинди алым кулланачагын белмисең бит.

Нинди генә талантлы булса да, Илсурның да келәмдә җиңелү хисен татыганы аз булмаган. Ә иң хәтеренә сеңеп калганы - 2015 елда Муса Җәлил истәлегенә үткән турнирда була. Финалда беренче-икенче урын өчен бил алышканда ул Казаннан Илфир Камалиевны инде җиңеп барганда, уяулыгы җитмәве аркасында бирешә. "Ә шулай да келәмнән бервакытта да елап чыкканым булмады", - ди ул елмаеп.

Илсур башка спортчылар кебек үк зур хыяллар белән яши. Ике тапкыр Россия чемпионы исемен алса да, аның февраль аенда үтә торган данлыклы Муса Җәлил турнирында беренчелекне алганы юк әле. Бүгенге көндә ул әлеге ярышка әзерләнә. Бармакларны бер йодрыкка төйнәп теләп торыйк: быел аннан чемпион исеме алып кайтырга насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk