Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илкүләм проект буенча Аш.Буҗида яңа клуб ачылды

Мәдәният учагы йөз урынга исәпләнгән, ул заман таләпләрен исәпкә алып салынган.

Районыбызның Аш.Буҗи авылында «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән клуб ачылды. Тантанада Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

«Зур Сәрдек җирлегенә һәрчак сөенеп киләбез. Аш.Буҗи авылның киләчәге бар, биредә тырыш халык яши, балалар да күп. Без республикада эшләп килүче күп кенә программаларда катнашабыз һәм алар буенча районда зур күләмле эшләр башкарабыз. Аш.Буҗи авылы мәдәният йорты да моның бер мисалы. Яңа бинаны бик күптән көткән идегез, ул көн килеп җитте. Мәдәният учагы гөрләп эшләр, биредә җыр-моң тавышы тынмас дип ышанам. Илебез тыныч булып, районда бер гаилә сыман дус-тату яшәргә язсын!» - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да авыл халкының шатлыгын уртаклашты. «Яңа клубны матур килеш саклап, анда матур итеп эшләргә, күңел ачарга язсын», - диде ул.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Аш.Буҗи авылында мәдәният йорты ачылуны районга гына түгел, ә республика өчен дә зур, шатлыклы вакыйга булуын билгеләп үтте, Кукмараны илкүләм программаларда катнашу буенча иң актив районнарның берсе дип атады.

«Кукмара – халкы тырыш булган, һәрчак алдынгылар сафында баручы район. Тырышып эшләгән кешегә ял итү урыны да кирәк. Бүген Аш.Буҗи авылында яңа мәдәният йортын ачабыз. Ул илкүләм проект буенча төзелде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Клуб авыл халкының аралашу урынына әверелер, анда матур итеп бәйрәмнәр оештырылыр дип ышанам», - диде Ленар Сәетҗан улы.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Аш.Буҗи авылында сафка баскан яңа клуб йөз урынга исәпләнгән, ул заман таләпләрен исәпкә алып салынган. Әлеге проект буенча 2020 елда Иске Юмья авылында да яңа клуб файдалануга тапшырылган иде.  

Кунаклар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелгән Манзарас һәм Зур Сәрдек авыллары мәдәният йортларында да булды, башкарылган ремонт эшләре белән танышты, мәдәният хезмәткәрләре белән аралашты.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk