Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиләк бәясе күпме: Кукмара базарында нинди җиләкләр сатыла һәм алар ничә сум тора

Шәһәр базарында җиләк-җимеш сезоны ачылды. Район газетасы журналисты быелгы җиләкләрнең бәяләре белән танышты.

Бик җиләк белән сыйланасың килеп тә, барып җыярга җаең булмаганда: «Ярый әле базар-кибетләр бар», - дип юанасың. Кукмарабыз базары да бу көннәрдә гөрләп тора. Җиләк сатучыларның тәмле телләрен, үз җимешләрен мактый-мактый сатуларын тыңлап, берәнтекләп җиләкләрен тәмләп йөреп, сәгать телләренең алга таба тәгәрәгәнен сизми дә каласың.

Кукмарада үз хуҗалыгы белән яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән абзыйны базарда ел саен очратабыз. Сату буенча тәҗрибәсе ун елдан артык икән аның. Иртә яздан һәм көз буе - алмагач үсентеләре, ә инде җәй көне каен һәм җир җиләкләре, виктория сата.

«Быел җиләк чәчәк аткан вакытта яңгыр шактый яуды. Артык кызу булмагач, әйбәт пештеләр. Без каен җиләген үзебез белгән урынга барып җыябыз. Кайда икәнен сорама да, әйтмим дә. Каен җиләгенең 0,5 литрын 300-350 сумга сатам. Иртән иртүк китәбез дә сәгать сигез тулганчы кайтып җитәбез. Сатып алучыларга яңа гына сабагыннан өзелгән җимешләр тәкъдим итәм. Шулай ук базарга бакча җиләге (виктория) дә алып чыгам. Анысы үзебезнең хуҗалыкта үсә. 0,5 литры - 100-150, ә 5 литрлы чиләге 900-1000 сум йөри. Зарланмыйм, теләп алалар», - ди ул.

Биш литрлы биш чиләккә - җир җиләге, ә өч савытка каенныкын җыйган авыл апалары Лидия Петрова белән Тоня Яконаевалар Княгорда яшиләр. Базарга юл уңаеннан Кукмарага баручы машинага утырып килгәннәр. Аларның ядрә сыман эре, күз салуга ук авыз сулары килерлек кып-кызыл җиләкләренә карап кына торырлык. 

«Без - күршеләр. Җиләк җыярга һәрчак бергә йөрибез. Каен җиләге сезонын – июнь ахырында, ә җир җиләгенекен шушы көннәрдә башлап җибәрдек. Барысын да кичтән җыйдык. Печән араларында җир җиләге пешмәгән әле, ә менә тау битләрендә, елга буйларында шулкадәр күп. 0,5 литрлы савыттагы каен җиләген – 350 сумга, ә 5 литр чистартылмаган җир җиләген 700 сумга тәкъдим итәбез.

Җиләкләрнең организм өчен файдасын аңлаган кеше, әлбәттә, акча кызганмый. Каяндыр читтән кайтарылган түгел, ә үзебезнең як болыннарында җыелган булгач, аеруча ошатып алалар. Кукмарадан өйгә тулы чиләк белән бер дә кайтканыбыз юк иде моңарчы. Алга таба да уңыш елмая күрсен. Җиләк саткан акчага кирәк-яракны алабыз. Анысы да – зур файда», - ди алар. 

Адай авылыннан килгән Ризидә ханымның да теле-телгә йокмый. Бер чиләк виктория җиләген шул арада сатып җибәрде. 

«Авылда 40 сутый җиребез бар. Бакча эшен бик яратам. Ирем дә, улым да булышалар. Күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Быел да ике теплицага кыяр-помидор утырттык. Кыярны июнь башында сатуга алып чыктым, июльдә помидор да өлгерер дип уйлыйм. Кәбестә, фасоль, татлы борыч һәм баклажаннан да мул уңыш алабыз. Бакча җиләге үстерү белән дә күптәннән шөгыльләнәбез. Уңышы һәрчак күп, чиләкләп җыярлык була. Туфрагы яхшы икән, үзвакытында су сибеп торсаң, чүпләрен утасаң, менә дигән булып үсә. Үзем җиләкне кышка төеп туңдыргычка куям. Сатуга да алып киләм. Пенсия акчасына өстәмә бит ул. Даими сатып алучыларыбыз бар. Алдан заказ бирәләр дә үз вакытлары белән чыгып алалар. Алай эшләү аеруча җайлы», - ди ул.

Базарда каен җиләгенең 1 литрына - 700 сум, ә инде 3 литрлы савыттагысына 2 мең сум сораучылар да бар. Бер караганда, сатып алучы өчен, әлбәттә, кыйммәт. Әмма хезмәте нинди – бәясе шундый, диләрме әле...
 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk