Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илгиз Әхәтов: Оператив рәвештә эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешә аласың

Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары сүзләренә караганда, быелның 9 аенда районда 238 җинаять эше теркәлде, шуның 170е “кайнар эз”ләр буенча ачылып судка җибәрелде. Алар арасында үтерү, көчләү очраклары, урлау, талау, мошенниклык кебек җинаятьләр дә бар.

Хокук сагында торучылар белән биш минут та тыныч кына сөйләшеп утырып булмый. Берөзлексез телефоннары шалтырый, я булмаса кемгәдер гариза язарга булыша, кисәтү әңгәмәсе уздыра, җитәкчелек алдында хисап тота алар... 

- Безнең хезмәттә башкача мөмкин дә түгел. Бары тик оператив рәвештә эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешә аласың, - ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов. – Быелның 9 аенда районда 238 җинаять эше теркәлде, шуның 170е “кайнар эз”ләр буенча ачылып судка җибәрелде. Алар арасында үтерү, көчләү очраклары, урлау, талау, мошенниклык кебек җинаятьләр дә бар.

Бурдан кала, уттан калмый...

Хәтерләсәгез, быелның март аенда шәһәрнең Нур Баян урамындагы йортларның берсендә янгын чыгып, фатир эчендәге бар мөлкәт кара күмергә әйләнгән иде. Әлеге фаҗиганең карак эше булуын, эзне югалту өчен ут төртүен белгәч, күңелгә бөтенләй дә авыр булып китте. Әйбер кирәк булгач, алып чык та тынычлан инде. Нәрсәгә дип ут төртергә соң?

- Янгын турындагы хәбәр дежур частька иртәнге сәгать бишләрдә килеп иреште. Тикшерү барышында фатирга карак керүе дә билгеле булды. Эзләү эшләрен башладык, өстәмә мәгълүматлар буенча берничә көннән җинаятьченең эзенә төштек. Элегрәк хөкем ителгән, декабрь аенда 20 яшен тутырачак яшь кенә бер егет икәне билгеле булды, - ди Илгиз Әхәтов. – Әлеге егет үз гаебен таныды, урланган милекне хуҗаларына кайтарды. Аның сөйләве буенча, ул фатирга дүрт тапкыр керә. Беренчесендә - бер, икенчесендә икенче әйберне алып чыга. Соңгы керүендә исә кулына шырпы ала. Үзенең коточкыч гамәлен исә ул: “Эзне югалтырга теләдем, янгыннан соң мине таба алмауларына ышанычым зур иде. Әмма мин уйлаганча барып чыкмады”, - дип аңлатты. Җинаятьчегә карата эш ачылды. Хәзерге вакытта суд бара.  

Шалаш эчендә... ашханә

Полиция майорының шалаш эчендә ашханә ясаган ир-егет турында сөйләвен тын да алмый тыңлап утырдым. Әллә ниләр бар бу дөньяда! 

- Август аенда Кукмарадагы урман-посадкаларның берсендә шалашка тап булдык. Анда 44 яшьлек ир-егет, чын мәгънәсендә, ашханә ясаган. Үзенә күрә кечкенә генә өстәле бар, плитәсе эшләп, анда әкрен генә мәк кайнап утыра. Без килеп кергәч, куркып калды, качарга җыенды, савыттагы кайнатманың бер өлешен аягы белән тибеп түкте. Оператив рәвештә эш итеп, аны тоткарладык, бүлеккә алып килдек. Әлеге ир кеше наркотик матдәләр кулланганы өчен кайчандыр исәптә торган, әмма аннан төшерелгән булган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылды, кабат исәпкә куелды, - ди полиция начальнигы урынбасары. – Әлеге ирнең гаиләсе, балалары бар. Ул шалашны кеше күзеннән качу өчен ясавын, анда һәрдаим барып йөреп, әзер кайнатманы кан тамырына кадавын сөйләде. Шулай ук кайнатудан соң калган мәк орлыкларын да чүпкә атмаган, кышка кирәк булыр дип, пакетларга салып, төреп, шалаш эчендә җиргә күмеп барган. Кайнатма тикшерүгә җибәрелде һәм аннан наркотик матдә – мәк саламы дигән нәтиҗә белән кайтты. 

Хушбуй яратучы кызлар

Кукмарадагы сәүдә нокталарының берсеннән кыйммәтле хушбуй урлаган кызларның берсе полиция хезмәткәрләреннән: “Мин бит Кукмараныкы түгел, ә Казаннан. Сез мине каян белдегез соң?” – дип сорый. Берәү булса, кылган гамәлләре өчен үкенеп, оятыннан җир тишегенә керер дәрәҗәгә җитәр иде инде, кайбер замана яшьләренең әнә шулай исе дә китми шул...

- 19-20 яшьлек әлеге кызларның йөзләрендә хәтта борчылу билгеләре дә күрмәдем. Өс-башлары матур, мохтаҗлык кичерәләрдер дип әйтә алмыйм. Үз гамәлләрен исә тәмле исле хушбуй сибәсе килү белән аңлаттылар, - ди Илгиз. - Сәүдә ноктасыннан ике тапкыр хушбуй урлый алар. Беренчесендә берсе генә керә, ә икенчесендә икәүләп, коляскадагы бала белән керергә булалар. Әмма кырын эш кырык елдан соң да ачыла, дигәндәй, кыйммәтле хушбуй белән озак файдалана алмый кызлар. Кибеттә урнаштырылган видеокүзәтү җайланмасы ярдәмендә без аларның шәхесен ачыклый алдык. Ул кызларның берсе – Нократ Аланыннан, икенчесе Казан шәһәреннән булып чыкты. Хушбуйлар, тотылган булсалар да, кибеткә кайтарылды. Каракларга карата җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара. 

Аракы корбаны

“Акча юк, ә организм сорый”, – шәһәрнең бер кибетеннән күпләп спиртлы эчемлекләр урлаган каракның аклану җавабы әнә шундый була.

- Әлеге ир кеше алдан уйлап эш итә. Таң алдыннан битенә маска киеп, тәрәзәне вата да кибет эченә үтә. Аннан сумкасына берсеннән-берсе кыйммәтле спиртлы эчемлекләр тутыра һәм ул урыннан кача. Элегрәк тә хөкем ителгән Кукмара егете шул ук көнне “кайнар эз”ләр буенча тоткарланды. Ул үз гаебен таныды, вакыт бик аз үткәнлектән, товарны файдаланырга, үзе әйтмешли, эчәргә өлгермәгән иде. Шунлыктан эчемлекләр тулысынча кибеткә кире тапшырылды, - ди полиция майоры. – Әлеге япь-яшь егеткә суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.  

Ничек эшләвегезне беләсе килде

- Полициянең дежур частенда кабул ителгән бер генә хәбәр-гариза да игътибардан читтә калмый, - ди Илгиз. – Шунысы кызганыч: арада ялганлап шалтыратучылар да очрый. Әйтик, шушы көннәрдә генә төнге сәгать берләрдә бер ир-ат шалтырата, үзенең исем-фамилиясен атый, минем киемнәремне чишендерделәр, кыйнадылар, килегез, ди. Әлбәттә, тиз арада юлга кузгалдык, әмма зыян күрүчене ул урында тапмадык. Бераздан тагын хәбәр алынды, бу юлы ул үзенең икенче бер урамда булуын җиткерде. Анда да бардык. Ахырдан без аның кемлеген барыбер ачыкладык. 2001 елгы яшь егет тоткарланды, ул ялган мәгълүматлар өчен штрафка тартылачак. “Ни өчен шундый адымга бардың?” - дип сорагач, ул: “Ничек эшләвегезне беләсем, сезне тикшерәсем килде”, - диде. Әнә шундый кызганыч һәм аяныч хәлләр дә очрый бездә. Полиция хезмәткәрләре ялган хәбәр буенча йөреп, күпме вакыт уздыра, бәлки ул арада кемнеңдер өенә караклар кергәндер, кемгәдер куркыныч яный, һәм ул бездән ярдәм көтәдер... Кайберәүләр, телефонга үрелеп, ялган хәбәр юллаганчы, бу хакта да уйласын иде. Күп кенә җинаятьләрне ачуда район халкының ярдәменә таянабыз. Әмма белгәнне сөйләүдән куркып йөрүчеләр дә бар. Бернидән дә шикләнергә кирәкми. Бергә, бердәм булып эшләгәндә без җинаятьчеләрнең эзенә тагын да тизрәк төшәчәкбез.

Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге телим. Авыр һәм мактаулы хезмәтебездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk