Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илфат Әхмәдуллин: Педагогның бурычы - баланың сәләтен күрү һәм үстерү

Кукмара районы мәгариф бүлеге җитәкчесе белән әңгәмә.

- Илфат Ильясович, декабрьнең соңгы көнендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнүегезгә нәкъ 100 көн тулды. Ул бер мизгелдә үтеп киттеме, әллә юкмы? Җитәкче кәнәфие тәкъдим ителгәч озак уйладыгызмы?

- Чыннан да, 100 көн сизелмәстән бик тиз үтеп китте ул. Җитәкчелек тәкъдим ясагач, җавап бирү өчен  бер атна вакыт бирелде. Мин ул эшкә әзер түгелмен, җаваплы хезмәт, һәрвакыт кеше алдында булырга кирәк, бу эшне тиешенчә алып бара алырмынмы, дип уйландым. Ясалмалык, икейөзлелек  белән йөри алмыйм, эшләсәм - җиренә җиткереп, әмма әз эшләргә мөмкинмен, бу да ошамас дигән фикер дә туды. Кыскасы, күңелемдә 100 генә түгел, 1000 төрле сорау йөрде. Гаиләм, якын дусларым белән дә киңәшләшкәннән соң, нәтиҗәдә үземне бу эштә сынап карарга дип уйладым. Шушы сфера кешесе булгач, башлап җибәрергә авыр булмады үзе. Ияләнеп барам, булмас эш дип уйламыйм. 100 көн эчендә 100 төрле яңалык кертәм, дип хыялланасың. Әмма көн шуның кадәр тиз үтә икән ул. Күп планнарга пандемия дә каршылык тутырды.

- Эшне нәрсәдән башладыгыз?

- Иң беренче итеп, барлык мәгариф учреждениеләрен йөреп чыктым. Ядегәр мәктәбенең торышы яхшы булгач, мин инде районда да хәл шулай дип күзаллаган идем. Ләкин әле безнең шактый гына филиалларда, балалар бакчаларында күп кенә проблемалар бар икән. Мин, үз чиратымда, киңәшләремне бирдем, фикер-тәкъдимнәремне әйттем. Хәрәкәт башланса да, күбесе финанс мәсьәләсенә барып терәлә. Әмма аларны киләчәктә хәл итәргә кирәк. Төбәкләрдә демографик торышны өйрәнеп, яңа күпфункцияле үзәкләр, балалар бакчалары төзү, булганнарына ремонт ясау район җитәкчелегенең дә күз уңаенда. Бу өлкәдә безне зур эшләр көтә, башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

- Үзегез җитәкчелек иткәндә Кукмара районы мәгарифен ничек күзаллыйсыз? 

- Һәр мәгариф учреждениесендә тиешле федераль дәүләт стандарты буенча белем һәм тәрбия алып барыла. Без инде аннан тайпылып, укыту процессына ниндидер яңа стандартлар, яңа үзгәрешләр кертә алмыйбыз. Әмма тәрбияви чаралар үткәргәндә, дәрестә темаларны аңлатканда күп кенә яңалыкларны файдаланырга мөмкин. Берничә ел элек кулланылышка кергән Сингапур методы әле хәзер дә кайбер мәктәпләрдә калды. Алар - балаларны төрле яктан үстерү өчен бик уңай алымнар. Республикада эшли торган билингваль мәктәпләргә, «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексына барып, аларның эшчәнлеген өйрәнергә телибез. Район башлыгы Сергей Димитриев киләсе елларда федераль бюджеттан ярдәм сорап, районда шушы линиядәге бер мәктәп һәм бер балалар бакчасы ачуны күз уңаенда тота. Бүгенге көндә район мәктәпләре бизнес-проектлар эшләү белән дә мәшгуль. Төрле грантларда катнашып җиңү яулау мәктәпләрнең матди яктан базасын ныгытуда зур файда булып тора.  

- Кечкенәдән укытучы булам дип үстегезме? Ә эшли башлагач, район мәгариф бүлеге җитәкчесе дә булырмын әле, дигән уй күңелегезгә килмәдеме? 

- Үземне һәрвакыт табиб буларак күз алдына китерә идем, укытучы булам дип уйламадым да. Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч, салкын, яңгырлы көннәрнең берсендә әти туңып, арып эштән кайтты да: «Улым, күреп торасың, хезмәт хакын ала алмыйбыз, нинди ел фасылы булуга карамастан, эшкә чыгып китәбез. Укытучы һөнәрен сайламыйсыңмы соң? Эш урыны җылы, хезмәт хаклары әйбәт, вакытында өйләренә кайталар, җәй көне ял итәләр», - диде. Әтинең фикерен тыңлап, Кол Шәриф исемендәге дини һәм педагогик белем бирә торган институтка укырга кердем. Әмма ул дәүләтнеке булмаганлыктан, ике ай укыгач, армия хезмәтенә алындым. Ике ел бурычымны үтәп кайтканнан соң, балачак хыялым - медицина буенча да китә ала идем, әмма Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына (ТДГПУга) документларымны тапшырдым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән дипломыма өстәмә ике белгечлек: журналистика, нәшрият эше дә язылган. Ядегәр мәктәбендә иң элек татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагог-оештыручы булып эшләдем. Аннан соң директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булдым, соңгы алты елда мәктәп директоры идем. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе булырмын, дигән фикер башыма да килмәде, дөресен генә әйткәндә, хыялланмадым да. Чөнки кеше язмышы, күп кенә сорауларны үзенә туплый торган авыр эш, катлаулы сфера икәнен белә идем.

- Белем һәм тәрбия бирүнең асылында нәрсә тора дип уйлыйсыз? Сезнең өчен кыйммәтле булган төшенчәләрне атагыз әле. 

- Белем һәм нигезле тәрбия бирү, иң беренче чиратта, гаиләдән башлана дип уйлыйм. Бала бу дөньяга туып, телен әти-әни дип ача икән, әти-әнисен күз уңаенда тотып, киләчәктә ул алардан яхшыларын да, яхшы булмаган сыйфатларны да ала. Бала белән аралашу мөһим, үзе генә фикерләп үскән бала күләгәдәге гөл шикелле. Ә бит аңа төрле яктан мәгълүмат кирәк: әти - үз юнәлеше буенча, әни үз киңәшләре белән үстерсә, шул вакытта гына бала тиешле шәхес булып формалаша. Икенче этап - мәктәп, укытучылар. Беренчел белемне укытучы ничек бирә - укучы киләчәктә шундый юнәлештә китә. Һәр бала да сәләтле булып туа, тик без аны күреп алырга, үстерергә, шәхес формалаштырырга тиешбез, диләр бит. Укучыларга тормыш кыйммәтләрен аңлатырга кирәк: тәрбияле булу, белем алу, бүгенге яшәеш, гаилә нәрсә ул? Кеше бит тормышта нинди генә проблемалар белән бәрелешми, без балаларны шуңа әзерләргә, барысын да аңлатырга бурычлы. 

- Эш көнегез ничәдә башлана һәм тәмамлана?

- Көн саен биш тулып 20 минутта йокыдан торам. Төнлә дә уянып китсәм, күңелемдә бары тик эш кенә. Тормыш иптәшем дә: «Синең өчен беренче планда эш инде», - дип юкка гына әйтми торгандыр. Ядегәр мәктәбендә август киңәшмәсенә әзерләнгән вакытта төнге сәгать 1дә, 2дә кайта идек. Ут булмаганлыктан, фонарь белән яктыртып, күп эш башкардык. Андагы коллективыма бик рәхмәт әйтәсем килә, аңлашып, матур эшләдек. Иртәнге сәгать 7 тулганчы улым белән балалар бакчасы ишеге төбенә килеп туктыйбыз инде. Өйгә дә кичке җиделәрсез кайтып кергәнем юк, эш бүлмәмнән алты, җиденчеләрдә чыгып китәм. Кыскасы, тормышның илле проценттан артыгы хезмәттә үтә. Күңелемдә яңа идеяләр, үзгәрешләр, әмма барысын да тормышка ашырырга җитешеп кенә булмый. 

- Сезгә белем биргән  кайсы укытучыгызны  аеруча җылы хатирәләр белән искә аласыз? 

- Ядегәр урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Гөлсинә Зөфәр кызы Фәйзерахманованы атар идем. Мәктәбебезгә килгәндә, аларның яшь вакытлары, безнең сыйныф җитәкчесе иде ул. Аның «каты»лыгы, корылыгы, мөгаен, үз сүзендә тора белүеннән дә киләдер. Укучыларны олимпиадаларга, конкурсларга ныклап әзерли. Төгәл, пөхтә, җыйнак, бөтен кәгазь, документлары тәртиптә булган идеаль укытучы ул. 

- Мәгариф системасының кайсы өлеше искергән дип саныйсыз? Кайсы өлкәдә яңалык кертер идегез? 

- Мин, киресенчә, элеккеге укыту системасына кайтыр идем әле. Хәзерге буынны без ОГЭ, ЕГЭлар белән куркытып бетердек.  Имтиханнарга әзерләнсеннәр дип, төрле тәрбия чараларыннан аларны читләттек. Мәктәпләрнең матди базасын яхшыртасы, аларның һәркайсында химия, биология, физика буенча лабораторияләрне яңартасы иде. Балалар бу фәннәр буенча һәрнәрсәне күреп, тотып, аңлап үссеннәр иде.

- Үзегезнең биш төрле сыйфатыгызны атагыз әле.

- Мине, беренче чиратта, вак кеше дип әйтәләр. Ул ваклык нинди: ул - төгәллек, таләпчәнлек. Ядегәр мәктәбендә эшләгәндә: «Илфат Ильясович бер чакрымнан ишетә, бер чакрымнан күрә, бөтен нәрсәне сизә», - дип әйтәләр иде.  Аннан мин - әзрәк саранрак кеше. Матур, чиста киенергә яратам. Эшкә бирелгәнлек. Гаиләмне яратам. 

- Директор булып эшләгән чорда мәгариф системасын болайрак итеп үзгәртәсе иде, дигән фикер тумадымы? 

- Миңа укучыларның кулларында көн-төн телефон булу ошамый. Мәктәптә эшләгән чорда да укучыларның мәктәпкә телефонсыз килүләре өчен көрәштем. Бүгенге көндә балаларның күзгә-күз карап үзара сөйләшүләре, аралашулары аз. Ә бит кешенең сөйләме, фикерләве аралашкан вакытта гына матурая, байый. Дәресләрдә күп укучылардан тиешле җавап алып булмый, алар тулы булмаган җөмлә белән җавап бирә. Чөнки бала - интернетта. Кыска мәгълүмат, тулы булмаган ике-өч сүзле җөмлә генә укып, аларның булган рухи байлыклары да, сүз байлыклары да юкка чыгып бара. Тора-бара үзебез дә шуңа әйләнеп бетмәбезме икән, дип борчылам. Без бит интернеттан файдалы мәгълүмат алмыйбыз, кешенең ничек яшәгәнен тикшерәбез. Интернет халыкны тагын да белемсез калдыруының бер чарасы кебек тоела. Балаларын җиңә алмый, телефоннан тыя алмый торган әти-әниләр бар бүгенге көндә. Хәзер авыл тын, урамга чыгасың, анда бер бала юк. Ә бит без гел урамда, бозланган итегең белән өйгә кайтып керсәң, буялган идәндә ике аягың ике якка китеп, таеп егыла идек.  

- Элеккеге укытучы белән хәзергесе арасында аерма бармы? 

- Элек укытучыларга хөрмәт бар иде, урамнан үткәндә дә без алардан куркып тордык. Гаиләләр һәм балаларга карата чыгарылган законнар хәзер укытучы фикереннән өстен булып чыкты, бу - дәүләтнең зур ялгышы. Балалар укытучыларны үз итеп бетерде. Ә укытуга килсәк, интернет заманасы укучыларны гына түгел, укытучыларда да ялкаулык хисе тәрбияли.  Хәзерге укытучыларның эш алымнары башкача, ә элеккеге методика буенча укытучылар балаларны иренмәскә, үз өстеңдә эшләргә, матур әдәбият укырга өйрәтәләр иде.

- Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.  

- Без гаиләдә биш кеше, хөрмәтле әниебезгә быел 70 яшь тула. Мин соңлап өйләндем. Кызыбыз Таңсылу беренче сыйныфта укый, Азаматка - 4 яшь. Хатыным Рәзинә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары.

- Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында туклану турында төрле фикерләр ишетелә.

- Әйе, әти-әни акча түләгән, дәүләттән суммасы күчерелгән икән, бала мәктәптә тиешенчә тукланырга тиеш. Төрле мәгълүматлар килеп тора, һәм ныклы контрольгә алу юлларын эзлим.

- Гражданлык кодексы һәм коррупциягә каршы нигезләмә мәгариф оешмасы хезмәткәрләренә бүләкләр алуны тыя. Ә бәйрәмнәр якынлашканда,  әти-әниләрнең ватсап төркемнәрендә ду кубып бүләк әзерләү буенча дискуссияләр башлана. 

- Әлбәттә, бу матур күренеш түгел. Мин аңа каршы, әйбер алуны хупламыйм. Мәгариф хезмәткәре үз хезмәте өчен ай саен хезмәт хакы алып бара. Киләчәктә чикләүләр кертергә кирәк дип уйлыйм. 
 

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев