Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игътибар! Яңа акция: “Утыртсаң дүртне – алырсың ундүртне”

Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне Яз җитте, җәмәгать, бер-ике айдан бакча эшләренә керешербез. Уңган хуҗабикәләрнең инде помидор, борыч орлыклары тишелеп чыкты. Базларны ачып, орлыклык бәрәңгене дә бер кат күздән кичерер вакыт. Ел буе табыннарыбыздан төшмәгән, шуңа бик хаклы рәвештә "икенче икмәк" дип йөртелүче бәрәңгене игүгә өй янында бакчасы булган һәркем...

Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне

Яз җитте, җәмәгать, бер-ике айдан бакча эшләренә керешербез. Уңган хуҗабикәләрнең инде помидор, борыч орлыклары тишелеп чыкты. Базларны ачып, орлыклык бәрәңгене дә бер кат күздән кичерер вакыт. Ел буе табыннарыбыздан төшмәгән, шуңа бик хаклы рәвештә "икенче икмәк" дип йөртелүче бәрәңгене игүгә өй янында бакчасы булган һәркем зур игътибар бирә: туфракны ашлый, тиешенчә эшкәртә. Шуңа өстәп, җиргә яхшы сортлы бәрәңге орлыгы да төртсәң, уңышның яхшы булачагына шик юк.

Без дә бер газета укучыбызны "Урал" күмәк хуҗалыгыннан алынган 4 капчык югары репродукцияле "Гала" сортлы орлыклык бәрәңге белән сөендерергә булдык әле. Аңа ия булу өчен март аенда "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен 6 апрельгә кадәр редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Акциягә 7 апрельдә йомгак ясалачак.

Акциянең иганәчесе - "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов райондашларыбызга хәерле язлар һәм җәйләр килүен, тазалык-саулык, тыныч, бәрәкәтле тормыш, хезмәттә яңа уңышлар тели.

Газетага язылу бәяләренең апрельдә артачагын онытмагыз!

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" редакциясе.

Акциянең сроклары - 2017 елның 10 мартыннан 7 апреленә кадәр.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk