Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар! Өр-яңа акция: “Кыш бабайдан Яңа ел табынына күчтәнәч”

Декабрьгә аяк басуга, күпләр якынлашып килүче бәйрәм тәэсире белән яши башлый: яңа елны кайда каршыларга, кем белән бергә бәйрәм итәргә, табынга нинди сыйлар әзерләргә? Соңгысы уңган хуҗабикәләр өчен аеруча мөһим - тормыш иптәшен, балаларын, якыннарын, туганнарын тәмле, гадәти булмаган ризыклар белән сыйлыйсылары, табынны үзгә - ел буена истә калырлык итеп...

Декабрьгә аяк басуга, күпләр якынлашып килүче бәйрәм тәэсире белән яши башлый: яңа елны кайда каршыларга, кем белән бергә бәйрәм итәргә, табынга нинди сыйлар әзерләргә? Соңгысы уңган хуҗабикәләр өчен аеруча мөһим - тормыш иптәшен, балаларын, якыннарын, туганнарын тәмле, гадәти булмаган ризыклар белән сыйлыйсылары, табынны үзгә - ел буена истә калырлык итеп корасылары килә аларның.

Без дә иң бәхетле ике укучыбызны Яңа ел табынына куярлык тәм-том белән сөендерергә булдык: аларга Кыш бабайдан - Яңа ел капчыгына салынган 10ар килограмм авырлыктагы күчтәнәчләр. Аңа ия булу өчен безнең акциядә катнашырга - 1 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Акциягә 25 декабрьдә йомгак ясалачак.

Газетага язылып, сез үзегезгә һәм гаиләгезгә бүләк ясыйсыз. Ә призны отсагыз, күз алдына китерегез әле: сезнең зур капчык белән күчтәнәчләр күтәреп өегезгә кайтып керүегезгә балаларыгыз, якыннарыгыз ничек сөенәчәк! Бу алар өчен чын мәгънәсендә Яңа ел сюрпризы булачак.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе.

Акциянең сроклары - 2015 елның 1-25 декабре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев