Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар! Игътибар! “Кыш бабайдан бүләкләр” акциясе бара

Декабрьдә бәя төшә - газетага язылып кал һәм яңа акциядә катнаш!

3-13 декабрь көннәрендә газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. “Хезмәт даны” газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен 634 сум 92 тиеннән язылу мөмкин булачак (хәзерге бәясе – 687 сум). Вакыт тиз уза, 10 көн эчендә район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз!


Декабрь аенда редакция “Кыш бабайдан бүләкләр” дигән акция игълан итә.

Яңа ел бәйрәмен бүләкләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Ә Кыш бабай – без белгән бабайлар арасында иң бае, иң юмарты, иң шәфкатьлесе. Капчыгына күпме бүләкләр салып, ничә чакрым юллар үтеп, никадәр баланы, аларның әти-әниләрен сөендерә бит ул! Бу могҗизалы бәйрәмдә өлкәннәр дә сюрпризлар көтә. Ә аларга бүләкләрне безнең редакциябезнең Кыш бабае  әзерләп куйды. 

Призлар саллы: 

- тузансуырткыч, 
- электр чәйнеге, 
- ит чыгаргыч комбайн, 
- блендер, 
- Яңа ел табынына күчтәнәчләр, 
- һәм башкалар. 

Декабрь аенда  “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылып, акциябездә катнашып, сез дә үз бәхетегезне сынап карагыз, кадерле укучыларыбыз. Акция шартлары элеккечә үк, ягъни киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юлларга яки алып килеп күрсәтергә кирәк. Телефоныгызны да язарга онытмагыз.

Акциягә 25 декабрьдә йомгак ясалачак. 

2019 елда да бергә булыйк, район тормышыннан хәбәрдар булып яшик!

Акцияне оештыручы – “Хезмәт даны” газетасы редакциясе. Тулырак мәгълүмат - редакциядә.

Акциянең сроклары – 3.12.2018-25.12.2018.

Реклама. 16+

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk