Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар – акция: «Язылу – сездән, үсентеләр – бездән»!

20 апрельдән 30 апрельгә кадәр арзанрак бәягә газетага язылырга һәм редакция игълан иткән акциядә катнашырга мөмкин.

Коронавирус турында күңелсез хәбәрләр ишетеп туйгансыздыр инде, ә без бер күңелле яңалык җиткерәбез әле, дуслар!

20 апрельдән 30 апрельгә кадәр 2020 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу ункөнлеге игълан ителә һәм бу чорда район газетасына 6 айга ташламалы бәягә – 702 сум 06 тиенгә язылырга мөмкин булачак (хәзерге бәясе – 762 сум). Димәк, декада дәвамында «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылсагыз, 60 сумны янга калдырасыз дигән сүз.


Декада кысаларында газетабызга язылучылар арасында

«Язылу – сездән, үсентеләр – бездән» дигән акция дә игълан итәбез.

Бакчачылар май-июнь айларында теплицаларга, түтәлләргә яшелчә, чәчәк үсентеләре утырта. Без дә моңа үзебездән өлеш кертергә теләп, ике абунәчебезгә сертификатлар бирергә уйладык. Очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнәчәк җиңүчеләргә әлеге сертификатлар белән акциябезнең иганәчесе – Ирек Мотыйгуллинның теплицасыннан 50шәр үсенте сайлап алырга мөмкин булачак. Әйдәгез, район газетасына язылып, 8 майга кадәр квитанция күчермәсен редакциягә җибәрегез һәм акциядә катнашыгыз. Бәхет бәлки бу юлы сезгә елмаер. Акциягә 12 майда йомгак ясалачак. Аның төгәл вакытын газетабызда хәбәр итәчәкбез.

Тагын бер мөһим яңалык җиткерәбез: апрель, май, июнь аенда газетабызга язылучыларның һәммәсе дә подписка азагында көнкүреш товарлары уйнатыла торган традицион акциядә катнашачак. Моның өчен квитанцияләрне яңадан җибәрергә кирәкми.

Альтернатив подписка, ягъни газетаны редакциядән үзе килеп алу шарты белән язылучылар да акцияләрдә катнаша ала. 6 айга язылу бәясе – 468 сум. 5 данәдән күбрәккә язылган оешма-предприятиеләргә газетаны үзебез китереп бирәчәкбез.

Квитанцияләрне җибәрү өчен:

  • ватсап номеры – 8 986 909 15 43,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а, а/я 54.

 

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 17.04.2020-12.05.2020.  Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев