Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ибраһим Баймиев: Уңышларга ирешүемдә әти-әни һәм тренерның өлеше зур булды

Ханты-Мансийск өлкәсенең “Югра” яшүсмерләр хоккей командасында уйнаучы 13 яшьлек Камышлы егете туган якларына сирәк кайтканлыктан, аның белән кәрәзле телефон аша гына элемтәгә чыга алдык. Моннан ике мең чакрымга якын ераклыктагы шәһәр, үзенең “Югра” командасына эләгүе, андагы тормышы турында сөйләде ул.

52 мең сумлык... тимераяк! Хоккейчыларның кием-салымы алай ук кыйммәттер дип башыма да китерми идем. Ышанмыйча, интернет челтәрендә казынып алдым һәм... хәйран калдым - тулы экипировка уртача 15000-127000 сум тирәсе йөри икән. Димәк, Ханты-Мансийск өлкәсенең “Югра” яшүсмерләр хоккей командасында уйнаучы 13 яшьлек Камышлы егете Ибраһим Баймиевның тимераягы 52 мең сум торуга һич кенә дә гаҗәпләнерлек түгел. Ә менә бу кадәр акчаны каян табарга?

"Улыбыз бүгенге көндә олимпия резервының Югра интернат-көллиятендә 7 сыйныфта укый. Анда яшәү, туклану, хоккей белән шөгыльләнү, экипировка – барысы да бушлай", - дип ачыклык кертте хоккейчы якташыбызның әтисе Рәсүл Баймиев. 

Ибраһим туган якларына сирәк кайтканлыктан, аның белән кәрәзле телефон аша гына элемтәгә чыга алдык. Моннан ике мең чакрымга якын ераклыктагы шәһәр, үзенең “Югра” командасына эләгүе, андагы тормышы турында сөйләде ул.

 

"Миңа март аенда 14 яшь тула. Ә хоккей белән кызыксынуым 4,5 яшьтә башланды. Әти мине Кукмарадагы Боз сараена алып барды һәм хоккей бүлегенә шөгыльләнергә яздырды. Шуннан бирле әлеге спорт төреннән аерылганым юк, - ди Ибраһим. - Бик күп еллар “Ягуар” командасында уйнадым. Тренер Илдар абый Ганиев безне гел ярышларга алып барды. Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә беренче урынны алдык, өч тапкыр көмеш призер булдык. Шулай ук “Алтын алка” ярышларында да өч тапкыр алтын медаль яуладык һәм Сочи, Пермь шәһәрләрендә үткән Бөтенроссия этапларында катнаштык. Пермьдәге турнир вакытында мине “Югра” хоккей командасының спорт менеджеры күреп алган һәм, әнием белән очрашып сөйләшеп, үзләренә күрсәтмә уеннарга килергә чакырган иде. Май ахырында әти белән Ханты-Мансийскига бардык, ә инде ике көннән: “Сез сайлап алуны уздыгыз, җыеннарга килегез”, - дип шалтыраттылар. Июль аенда өч атна җыеннарда үземне күрсәткәннән соң, “Югра” командасына кабул ителдем. Әлбәттә, бик сөендем. Мин анда бүгенге көндә сул як һөҗүмче вазыйфасын үтим. Уңышларга ирешүемдә әти-әни һәм “Ягуар” командасы тренеры Илдар Марсель улының өлеше зур булды. Аларга рәхмәтем чиксез".

Төмән өлкәсе составына керүче Ханты-Мансийск – Югра автономияле округы Көнбатыш Себер тигезлегендә урнашкан. Аның административ үзәге – Ханты Мансийск шәһәре. Ибраһим әлеге каланы тиз арада үз иткән, яңа дуслар тапкан. Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

"Югра интернат-көллиятенең хоккей бүлегендә белем алуым белән мин бик бәхетле, - ди яшь хоккейчы. - Анда уку системасы нәкъ Кукмарадагы шикелле үк. Без иң элек иртән ашханәгә, аннары мәктәпкә укырга барабыз, дәресләрдән соң автобус белән “Югра-Арена” спорт корылмасына шөгыльләнергә юл тотабыз. Ул мәктәптән алты чакрым читтә, анда хоккей матчлары вакытында 5500 тамашачы сыя. Кич белән кайткач, дәрес хәзерлибез, ватсап аша әти-әни, апа, энекәшләр белән сөйләшәм. Вакытның узганы сизелми дә. Көн саен тренировкага йөргәч, авылга еш кайтып булмый".

Алай да кышкы каникулда, Омск шәһәренә ярышларга киткәнче, берничә көн генә булса да өйдә торып килдем, үземнең яраткан, беренче адымнарны ясаган Кукмара Боз сараена шуарга бардым. 

Баймиевлар гаиләсендә дүрт бала: бер кыз, өч малай тәрбияләнә. Кызлары - унберенче, өченче уллары – икенче, ә төпчекләре беренче сыйныф укучылары. Әниләре Гүзәлия ханым Кукмара 4нче урта мәктәбендә медицина хезмәткәре булып эшләгәч, балалар да әлеге белем йортында укыйлар. Кичке якта әтиләре малайларның барысын да хоккейга йөртә.

"Хоккей – Россиядә иң популяр спорт төрләренең берсе бит ул. Чын дөресен әйткәндә, мин элек хоккейның “х” хәрефен дә белми идем, Ибраһим белән Боз сараена йөри башлагач, үзем дә тимераякка бастым, биш ел дәвамында кәшәкә суктым. Вакытны күп алса да, балаларның спортка тартылуы - минем өчен куаныч кына, - ди Рәсүл абый. – Кайчан да булса Ибраһимны Ханты-Мансийскида калдырып кайтасы булыр дигән уй башыма да кереп чыкмаган иде. Пермьдә узган хоккей турнирына балалар белән хатын да барды. Ул кайтып хәлне сөйләгәч тә, Ибраһимны “Югра”га чакыруларына ышанмадым әле. Булырлык эш түгел, безнең малай яшь бит әле, 13 яшьлек сабыйны өйдән ничек чыгарып җибәрик, дидем. Әмма Татарстаннан берүзе генә булачагын белсәм дә, шәһәрне һәм андагы мөмкинлекләрне үз күзләрем белән күреп кайткач, фикерем үзгәрде. Ибраһим үзе дә барырга ризалык биргәч, йөрәк эчтән еласа да, түздем. Элегрәк бик юксына иде, кәрәзле телефоннан сөйләшкәндә хуҗалыктагы мал-туарны, бозауларны, хәтта чебешләрне дә сорый иде. Хәзер, Аллага шөкер, ияләнде инде. Без дә баланың читтә булуына күнегеп киләбез. Әмма шулай да өстәл янына утыргач, нинди дә булса ризыкны бүлгәндә үзәкнең ничек өзелүен әнисе дә, мин дә үзебез генә беләбез..."

Юл озынлыгына карамый, Рәсүл әфәнде җае чыккан саен улы янына барырга тырыша икән. Ноябрь аенда тормыш иптәше Гүзәлия ханым белән Ибраһим укый торган көллияттә булып, директор, сыйныф җитәкчесе, укытучылар, интернаттагы куратор белән очрашып кайтканнар. Шулай ук яшәү шартлары белән дә танышканнар.

"Бар җирдә тәртип анда. Ике кешелек җылы, якты бүлмәдә яшиләр. Өч тапкыр туклыклы, калорияле һәм төрләндереп әзерләнгән ризык ашыйлар, йоклар алдыннан йогырт, натураль сок, тәм-том, җиләк-җимеш бирәләр. Иң мөһиме: тамаклары ач түгел. Дәрес хәзерләү өчен дә мөмкинлекләр бар, - ди ул. - Кышкы ялга кайтканда Ибраһимны Екатеринбургтан барып алдым, ә инде өч көннән Ханты-Мансийскига кире илттем. Хәзер җитдиләнде, үсеп китте ул. Телефоннан сөйләшүне дә кыска тота. Улыбызның “Югра” командасында уйнавы, аның уңышлары – безнең өчен зур горурлык. Екатеринбургта узган турнирда алар беренче урынны алганнар иде, Ибраһим “Иң яхшы уенчы” дип танылды. Россия беренчелегенә баручы бәйгеләрдә дә сынатмыйлар. Улыбыз уенчылар арасында очколар буенча беренче урында. Без аларның һәр уеннарын “Ютуб” аша карап барабыз. Тренеры да бик мактый. Балаң турында яхшы сүз ишетү - җан азыгы, диләр бит, дөрес икән ул. Киләчәктә дә сынатмас, үзе сайлаган юлдан тайпылмас дип ышанабыз". 


Илдар ГАНИЕВ, Кукмараның “Ягуар” хоккей командасы тренеры:

Ибраһим минем кул астында балалар бакчасына йөргәндә шөгыльләнә башлаган иде, узган ел аны зур хоккей кырына “очырдык”. Беренче көннән үк ул үзенең тырыш, үҗәт булуын күрсәтте. Тренировкаларга даими рәвештә килә, иң алдынгы уенчыларның, хәлиткеч очколарны кертүче егетләрнең берсе иде. Аның бүгенге көндә “Югра” хоккей командасы составында уйнавына, уңышларына сөенәбез. Алга таба да Ибраһимнан яхшы хәбәрләр генә килеп торсын. Бүгенге көндә аның ике энекәше дә хоккей түгәрәгенә йөри. Әкренләп чемпионнарга алмаш үсә.
 

 

фото: гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk