Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң тәмлесе – Кукмара икмәге

Республикабызда игълан ителгән "Татарстанныкын сатып ал" акциясе кысаларында үз районыбызда җитештерелгән товарларны ачыклауга керешәбез. Һөнәрле, тырыш Кукмара халкы ни белән генә шөгыльләнми: ризык пешерү, кием-салым тегү, савыт-саба, төзелеш, йорт кирәк-яраклары ясау дисеңме... Ә бүген сүзебез - галиҗәнап икмәк турында. Студент елларда авылга ялга кайтканда, әти-әнигә күчтәнәч итеп, сумка төбенә 2-3...

Республикабызда игълан ителгән "Татарстанныкын сатып ал" акциясе кысаларында үз районыбызда җитештерелгән товарларны ачыклауга керешәбез. Һөнәрле, тырыш Кукмара халкы ни белән генә шөгыльләнми: ризык пешерү, кием-салым тегү, савыт-саба, төзелеш, йорт кирәк-яраклары ясау дисеңме... Ә бүген сүзебез - галиҗәнап икмәк турында.

Студент елларда авылга ялга кайтканда, әти-әнигә күчтәнәч итеп, сумка төбенә 2-3 ипи салып алып кайту гадәткә кергән иде. Үзләре дә: "Юк-барга акча әрәм итмә, безнең өчен иң кирәге - икмәк", - диделәр. Үзе иген иккән авыл халкы ипигә туймый яшәде шул ул елларда. Авыл кибетенә аны атнага бер алып кайтырлар, анда да һәр гаиләгә 2-3 буханкадан артык эләкмәс иде. Кукмара поселогында бердәнбер булган ипи кибетендә дә урамга кадәр сузылган чиратларны өлкән яшьтәгеләр хәтерлиләрдер әле.

Ә хәзер, шөкер, кайсы гына азык-төлек кибетенә керсәң дә, ипи һәм төрле камыр ризыклары өелеп тора. Районыбызда 12 эшмәкәр ипи пешерү белән шөгыльләнә һәм көн саен аларның тырышлыгы белән сатуга 25 тоннага якын икмәк продукциясе чыгарыла. Моннан тыш, Яр Чаллы, Казан һәм башка төбәкләрдә пешерелгәне дә даими китерелә. Шуңа җитештерүчеләргә конкурентлык зур. Сатып алучылар да таләпчән: продуктны сыйфатына карап сатып алырга өйрәнделәр. Ипидән гаеп эзләү зур гөнаһ булса да, кайчан зарланырга да яратабыз, янәсе, кемнеңдер икмәге - чи, икенчесе тиз искерә, өченчесе - тозсызрак. Әмма күпчелек халык Кукмарада - үзебездә җитештерелгән камыр ашларыннан канәгать: күпереп пешкән, кетердәп торган, хуш-исләре тирә-юньгә таралган ипидән дә тәмлерәк ризык табылырмы?

Халкыбызның милли ашларын - камыр ризыкларын да үзебез пешерүгә караганда, сәүдә нокталарыннан, ашханәләрдән сатып алуны кулайрак күрә башладык. Мәшәкате дә ким, пешекчеләр хәзерләгәне тәмлерәк тә. Эшмәкәрләр көче белән ярминкәләргә хәзерләнгән табыннарда да ризык төрлегеннән күзләр камаша: бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, пирог, кыстыбый, печенье-прәннек, пәрәмәч, тортлар - кыскасы, җаның ни тели, барысы да сатуда бар. Кирәкле азык-төлекне кайдан юнәтим икән дип эзләнеп йөрисе юк: кибет киштәләре товар муллыгыннан сыгылып тора.

фото: http://oicmbpd.advertology.ru/article102793.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk