“Хезмәт даны” газетасы “Бәллүр каләм” иясе булды
19 май- Матбугат көнендә Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә республика журналистлары арасында 18 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге -"Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясалды. Быел анда 2500 кеше катнашып, жюри хөкеменә барлыгы 10 меңләп иҗат эше һәм проект тәкъдим ителгән. Сезнең белән сөенечебезне уртаклашырга ашыгабыз: бүләкләнүчеләр арасында "Хезмәт даны"...
19 май- Матбугат көнендә Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә республика журналистлары арасында 18 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге -"Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясалды. Быел анда 2500 кеше катнашып, жюри хөкеменә барлыгы 10 меңләп иҗат эше һәм проект тәкъдим ителгән. Сезнең белән сөенечебезне уртаклашырга ашыгабыз: бүләкләнүчеләр арасында "Хезмәт даны" газетасы да бар. Газетабыз "Медиа-проект" номинациясендә җиңеп чыгып, "Бәллүр каләм"гә һәм кыйммәтле бүләккә - ике камералы суыткычка ия булды. Конкурска без "Кукмараның җиде могҗизасы" проектын тәкъдим иткән идек. Бу - безнең генә түгел, әлеге проектта катнашып, аңа үзләренең өлешләрен керткән газета укучыларыбызның да уңышы. Шатлыгыбызны бергәләп бүлешик.
Ә газетаның баш мөхәррир урынбасары - җаваплы сәркатип Лилия Нургалиева "Җурналистикада исем " номинациясендә иң яхшы 13 номинант исемлегенә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев