Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Халык контроле" системасына Кукмарадан 174 хәбәр теркәлгән

Моннан ике ел элек республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш. Системаның эшләү...

Моннан ике ел элек республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш.

Системаның эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга мөмкин. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле"нә безнең районнан 174 хәбәр теркәлгән. Шуларның 108е хәл ителгән. Район халкын борчыган мәсьәләләр булып юл хәрәкәтен оештыру (79 гариза), территорияне төзекләндерү (58 гариза), тышкы реклама кагыйдәләрен бозу (20 гариза), балалар бакчасы (2 гариза), чүплекләр мәсьәләсе (4 гариза), кәрәзле телефон элемтәсе (3 гариза), дәваханә (1 гариза) тора.

фото: http://www.evening-kazan.ru/calendar/2014-04-22

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk