Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ГТО нормаларын тапшырабыз

Совет чорында яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшырганнарын яхшы хәтерлиләрдер әле. Россия Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) нормативлары - физкультура -спорт комплексы гамәлгә кертелде. Исеме бик авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән...

Совет чорында яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшырганнарын яхшы хәтерлиләрдер әле. Россия Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) нормативлары - физкультура -спорт комплексы гамәлгә кертелде.

Исеме бик авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән массакүләм шөгыльләнү кирәклеген күздә тотып, ил башлыгы шундый карарга килгәндер дә инде. Шәхсән мин үзем әлеге фикерне бик сөенеп кабул иттем, эштән кайткач, ялкауланып ятмаска, компьютер яки телевизор экраннарыннан аерып алырга бик яхшы чара, ләбаса. Нормативларны кешедән калышмыйча тапшырырга кирәк дип, йөгерергә дә чыгарсың, чаңгыга да басарсың, гимнастикасына да тотынырсың. Әмма, иманым камил, гомер буе спортны яратмаган, мәктәптә физкультура дәресләрен "сөрген" белән бер күргән кеше өчен ГТО әллә бар, әллә юк булачак. Шуңа күрә нормативларны тапшырган кешене төрле ташламалар, кызыксындыру чаралары белән дә җәлеп итәргә кирәктер. Хәер, ГТО нормативларын тапшыру ныклап гамәлгә кермичә, бу турыда сөйләшү хыялда гына булачак.

ГТОның нәрсә икәнен өлкәнрәк буын гына белә дигәнем буш сүз түгел, мәктәпне тәмамлаган 18-30 яшьлекләрнең аның турында ишеткәннәре дә юк. Бу яшьтәге берничә кешедән сораштырып карау да шундый нәтиҗәгә китерде. Ә менә мәктәп балаларының күбесе ГТОны белә инде. Чөнки 1 сентябрьдән үк район мәктәпләрендә укучылар нормативларны тапшырып карадылар.

- Безнең мәктәптә ул сәламәтлек көне буларак үткәрелде: укучыларның бер өлеше спорт залында, икенчеләре урамдагы спорт мәйданчыгында үз көчләрен сынадылар, - ди Кукмара 4 урта мәктәбенең тренер-укытучысы Рафис Нәкыйпов. - Бу яңалыкка карата мин бик уңай карашта. Элек фабрикага эшкә урнашканда да: "Син ГТО тапшырдыңмы?"- дип сорап кына эшкә алганнар иде. Укырга кергәндә дә өстенлеге бар иде, армиядә хезмәт иткәндә дә файдасы тиде. Миндә әллә ничә ГТО значоклары саклана, көмеше дә, алтыны да бар. Дөрес, хәзерге нормативлар элеккеләреннән берникадәр аерыла, әмма сәламәтлек өчен аның файдасы искиткеч зур.

Мәктәпләрдәге физкультура укытучылары әйтүенчә, район укучылары арасында нормативларны үти алмаучылар шактый икән. Май аенда тагын бер кат аларны тапшырып карау планлаштырыла. Мәктәпләрдә моңа кадәр дә инде ГТО элементлары булган "Президентның спорт уеннары" дигән программа буенча укучыларның спорт ягыннан никадәр әзерлекле булулары тикшерелә иде. Бу - сыйныфлар, мәктәпләр арасында бәйге сыман үткәрелә торган чара. Барлык күрсәткечләр тупланып, республика Мәгариф министрлыгына җибәрелә. Әлеге формада читтән торып үткәрелгән беренче турда җиңүчеләр республикакүләм бәйгегә чакырыла, анда җиңеп чыккан район Россия киңлекләренә чыга.

-Әлеге бәйгедә җиңү, билгеле, зур мәртәбә, - диде спорт өлкәсендә эшләүче, үзенең исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәүче бер тренер. - Әмма ул зур хәзерлек таләп итә, ә безнең районда аның өчен финанс мөмкинлекләре җитми. Әйтик, аның нормативларында йөзү, ату кебек төрләр каралган. Спортчылар өчен бердәм форма булу зарур. Республикакүләм ярышка үтәсең икән, балаларны алып барырга транспорт, ягулык, көндәлек ашату өчен акча кирәк. Әлбәттә, безнең районда Россия күләменә чыгардай укучылар бар, аерым бер сыйныфны туплап, аларны рәхәтләнеп ярышларга әзерләнергә була. Узган ел, әнә, Теләче районы республикада җиңеп чыгып, Анапа шәһәрендә үткән россиякүләм ярышка барды бит. Без алардан кимме әллә?! Язга чыгуга, иң кирәкле вакытта, җылылыкны өзеп, "Зилант"тагы бассейнның суын агызалар, нәтиҗәдә ул ничә айлар эшләми. Бассейн өчен генә бер мини-котельная төзеп кую зур чыгымнар да сорамый, югыйсә.

Әңгәмәдәшемнең фикерен дәвам итеп, бассейн дигәннән, узган атнада ике тапкыр "Зилант"ка барып суда йөзәргә туры килде. Бер сәгате - 120 сум. Күбрәк түгелме икән? Балаларга исә -70 сум. Бер сәгать эченә исә чишенү, душта коену да керә, анысы тагын күпме вакытны ала. "Сабадагы бассейнга керү очсыз, 30 сум гына икән", - диюемә кассадагы кыз: "Сабага барыгыз", -дип җавап бирде. Беләм, ул куйган бәя түгел, әмма эндәшмичә калу бу очракта кулайрак булыр иде.

Быел ГТО нормаларын бары тик мәктәп укучылары гына тапшырырга тиеш иде. Киләсе елда оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрне дә "тарта" башларлар, мөгаен. Әйдә, син "хезмәт һәм оборонага әзерме?" Киттек, тәннәребезне язып, йөгереп булса да кайтыйк...

Хәмит ГАЙНУЛЛИН, Кукмара:

-Спорт белән шөгыльләнү, әлбәттә, бик кирәкле гамәл. Мин үзем тегү фабрикасында эшләгәндә спорт буенча методист идем, Николай Саватеев белән ГТО нормативларын күп тапшырдык. Мин үзем чаңгыга өстенлек бирә идем, призлы урыннарны шактый яуладым. Инде җиденче дистәне вакладым, быел чаңгыга да чыкмадым. Өйдә генә гимнастика ясыйм. Хәзер инде ГТО нормаларын тапшырып булмас, дип уйлыйм.

Фердинант ШӘЙХЕТДИНОВ, Кукмара:

-Мин 1985-1988 елларда мех фабрикасында спорт буенча инструктор булып эшләдем.ГТОны мәктәптә дә, армиядә дә тапшырдым. Элегрәк җитәкчеләр арасында район спартакиадасын үткәрәләр иде. Сәрдекбашта оештырылганы үзенең әзерлекле булуы белән бик хәтергә сеңеп калган. Балалар спорт белән шөгыльләнеп үсәргә тиеш дигән караш белән яшәгәнлектән, ГТО кертелүгә бик уңай карыйм. Әле үзем дә футбол, хоккей уйныйм, футбол буенча ярышлар оештырам.

ГТО нормативларын тапшыру беренчеләрдән булып Россиянең 12 төбәгендә үтәлә башларга тиеш. Шуларның берсе - Татарстан. Россия Президенты сүзләренә караганда, илебез спорт ягыннан дөнья лидерларының берсенә әверелде һәм бу ирешелгәннәрне саклап калу кирәк. Ил күләмендә бердәм программаны тормышка ашыру - әнә шуның бер ысулы. ГТО тапшыру артык рәсми дә, формаль да булмаган шартларда узачак.

фото: http://fizra.pr-dribbling.ru/news/2007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk