Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Гөрләвек” балалар бакчасы сыерчыкларны каршы алырга әзер

Балалар берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле сыерчык ояларын агачларга урнаштырырга ярдәм иттеләр

Җиһанга яз аяк басуны һәммәбез дә түземсезлек белән көтә. Чөнки язның иң күңелле мизгелләренең берсе – җылы яклардан сыерчыкларның кайтуы. Аның өчен алдан ук кош оялары ясап, аларны агачларга урнаштырып, барысын да кайгыртып куярга кирәк.

Шул уңайдан бүген шәһәребездәге “Гөрләвек” балалар бакчасы территориясендәге агачларга сыерчык оялары эленде. Балаларның шатлыкларын бүлешергә район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, “Чиста шәһәр” оешмасы директоры Фирдәил Шәриповлар килгән иде. Чарада тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Сабыйларның куанычлары эчләренә сыймады, алар Зур Кукмара, Янил, Өркеш, Лельвиж, Урта Комар, Ош.Юмья, Күкшел, Важашур, Мәмәшир авыл җирлекләре һәм ата-аналар тырышлыгы белән ясалган берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле сыерчык ояларын агачларга урнаштырырга ярдәм иттеләр. Барысы да әлеге эштә активлык күрсәтте, аеруча Янил белән Өркешләрнең оялары аерылып торды.

Районыбызның башка авыллары да үрнәк алып, мондый чаралар күркәм традициягә әверелсен иде.

Тулырак язманы газетаның алдагы саннарында укый аласыз.

фото: Йолдыз Низамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk