Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада рәсми төстә Укытучылар һәм остазлар елы ачылды

Бәйрәм тантанасына мәктәп җитәкчеләре, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары, гаилә династияләре чакырылган иде

2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан район Мәдәният йортында әлеге елны рәсми рәвештә ачу тантанасы узды.

Бәйрәм тантанасына мәктәп җитәкчеләре, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары, гаилә династияләре чакырылган иде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев, министр урынбасары - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдулллиннар сәламләде.

«Кукмарада тырыш, булдыклы халык яши. Укытучы һәм остаз елына да матур күрсәткечләр белән киләбез. Бүгенге көн уңышларыбызда мәгариф хезмәткәрләренең дә өлеше бик зур. Укытучыларны элек-электән иң җаваплы, авыр хезмәт ияләре дип йөрткәннәр. Бу, чыннан да, шулай. Чөнки мөгаллимнән башка илебезнең киләчәге юк. Сез балаларга төпле белем, тиешле тәрбия бирәсез, рухи, патриотик яктан да үстерәсез. Район алга барсын, киләчәктә тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешсен өчен сез белем-тәрбия биргән укучыларның, белгечләр булып, туган якка кайтып хезмәт куюы да мөһим. Бу юнәлештә алга таба да тырышлык куярга чакырам», - диде район башлыгы.

Тантана тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk