Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөлгенә Шәрипова: Хыяллар тормышка ашарлык ел булсын

«Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррире газета укучыларга мөрәҗәгате.

Газетабызның быелгы беренче саны дөнья күрде. Әгәр сез аны кулыгызга алгансыз икән, димәк, безнең элемтәләр өзелмәгән, дуслыгыбыз дәвам итә,  райондагы яңалыклар  белән кызыксынып яшисез, тормышның рухи ягына  өстенлек бирәсез һәм бернәрсәгә дә битараф түгелсез дигән сүз. Әгәр газетага беренче тапкыр язылып, аны тәүге тапкыр укыйсыз икән, киләчәктә дә аннан аерылмассыз, безнең иң якын дустыбызга әверелерсез дип өметләнәбез.

Өмет дигәннән, тормышта гел яхшыны юрап, матур уйлар белән генә яшәргә куша психологлар. Нәрсә юрыйсың, шул тормышка аша, диләр. Хәтерләсәгез, моннан дүрт-биш ел элек газетабызның 1 апрель санында, чит илдә безгә булышлык күрсәтергә теләүче бик бай иганәче табылды, аның ярдәме белән редакциябезнең икенче каты төзеләчәк, дип язган идек.  1 апрель шаяртуы булса да, укучыларыбыз арасында аны чынга алып, кайчан төзелеш башлана инде дип сораучылар да табылды. «Бераз алдашып кына алган идек бит», - дип акланырга туры килде андыйларга. Ләкин һәр шаяртуның, ялганның эчендә нинди дә булса дөреслек ята диләрме әле? Безнең дә күңелебездә, бик яшерен генә булса да, заманча бина, андагы уңайлы шартлар турында өмет яшәми калмагандыр. Узган ел шул шаяртуыбыз тормышка ашып, ике катлы, җылы, якты бинага күчендек бит, җәмәгать! Ә иганәчесе чит илдәге бай абзый түгел, район җитәкчелеге булды. Менә бит -  хыяллана белеп хыяллансаң!

Әле безнең хыяллар байтак. Узган ел гына ачылган телевидениебезгә студия җиһазлары, сюжетларны монтажлау өчен компьютерлар җитми. Аларга тиенсәк, эшебез бермә-бер алга китәр, тапшыруларыбыз да кызыклырак булыр иде. Бу юлы да ярдәмне калын кесәлеләрдән түгел, үзебезнең «Татмедиа»дан көтәбез.
Газетабызны да кызыклырак итәсе килә. Моның өчен берничә яңа проект буенча язмалар әзерләргә, төрле конкурслар, бәйгеләр оештырырга исәп тотабыз. Монда инде, газета укучыларыбыз, сезнең дә активлыгыгыз кирәк.   Тормышны җанландырып җибәрү үзебездән тора бит.

Елны менә шундый матур уй-ниятләр белән башлыйк, дуслар. Искечә Яңа ел белән сезне!
 

Фото: Ризилә Корбанова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk