Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөлгенә Шәрипова «Хезмәт даны» газетасының 90 еллыгы белән котлый

Редакция коллективы элек-электән тату, бер-берсеннән бернинди сер яшермәгән, юмор хисле кешеләрне берләштерә, ди газетаның баш мөхәррире.

14 сентябрьдә район газетасы чыга башлауга 90 ел була. Шул уңайдан редакция хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын, штаттан тыш хәбәрчеләребезне, газетабызның барлык укучыларын әлеге истәлекле дата белән котлап, саулык, күңел тынычлыгы, тормышыбызның матур вакыйгаларга бай булуын телим. Районыбызның һәм газетабызның  киләчәктәге юбилейларын да күрергә, аларны тантаналы төстә үткәрергә (быелгы коронавирус белән бәйле вәзгыять моңа мөмкинлек бирмәде) язсын!

Юбилей якынлашкан көннәрдә, үткәннәрне барлап, газетаның төрле еллардагы төпләмәләрен еш күздән кичердек. Тугыз дистә ел дәвамында илебездә нинди генә вакыйгалар булмаган, районыбызда нинди генә эшләр башкарылмаган! Һәр чор, аның кешеләре, кылган эш-гамәлләре газета битләрендә чагылыш тапкан, димәк, алар киләсе буыннарга да барып җитәчәк дигән сүз. Моңа үткән елларда хезмәт куйган журналистларның да, хәзерге коллективның да зур тырышлыгы, иҗади сәләте, көче сарыф ителә. Шәхсән үземнең беренче тапкыр редакция ишеген ачып керүемә быел август аенда 32 ел булды.  Бу чорда миңа кадәр баш мөхәррир булып Расим Ризванов, Мирзәхмәт Идрисовлар эшләде. Редакция коллективы элек-электән тату, бер-берсеннән бернинди сер яшермәгән, юмор хисле кешеләрне берләштерә. Кайчакта үзебездәге вакыйгалар турында бөтенләй чит кешеләрдән ишетергә туры килә: димәк, ишекләребез дә, күңелләребез дә башкалар өчен ачык. Редакциянең үз традицияләре, мәзәк хәлләре, газета чыгару процессында  кулланыла торган сөйләм үзенчәлекләре бар. Бүгенге көн белән яшәсәк тә, үткәннәрне, элеккеге хезмәттәшләребезне еш сагынып искә алабыз. Районыбызның мәдәни тормышында актив кайнаган, без үзара “штаб начальнигы” дип йөрткән Рәшит Минлегалиев, оптимист рухлы, һәр вакыйгага да юмор белән бәя куя белүче Азат Сабитов, бай тәҗрибәле журналистлар Хафиз Тимербаев, Надирә Маняпова, Рузилә Закироваларның исемнәре газета укучыларга яхшы таныш. Урамдагы хуҗасыз эт-песиләр яныннан тыныч кына узып китә алмаган кече җанлы Люция Шәйхетдинова, җор телле Дания Миннемуллина, төгәл, үз фикерен халык әйтемнәре белән ныгытып куярга яратучы элеккеге хисапчыбыз Гөлфия Иванова, нечкә күңелле Гөлҗофар Миннеханова, аш-су осталары Раушания Мәрданова, Дания Әхмәдиева, тәҗрибәле фотограф буларак дан казанган Фаил Зәйнуллин, күршеләр булып гомер итүче Идия Миннеханова, Розалия Ризванова, редакция бинасының чисталыгын тәэмин иткән Нурзия Ганиева, Дания Баһавиевалар да – газета тарихында үз эзен калдырган кешеләр.

Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребезнең – 1965 елдан 1986 елга кадәр мөхәррир булып эшләгән Әхмәт Фәтхуллин, Расим Ризванов, Нурулла Шәрифуллин, Сергей Васильев, Әнәс Әхмәдиев, Луиза һәм Габделхәй Камалетдиновлар, Роза Вәккасова, Садрый Минһаҗев, Шамил Әхмәтшиннар һәм башкаларның якты истәлекләре дә күңелләрдә яши. Гомер буе игелекле эш белән шөгыльләнделәр, урыннары җәннәттә булсын!

Бүгенге көндә коллективыбызда 18 кеше исәпләнә. Дөрес, бу күләмдә үк эшләгәнебез юк, чөнки хатын-кызларыбыз, декрет ялына чыгып, чираттан бер-берсен алыштырып тора. Шуның белән районның демографик хәленә дә лаеклы өлеш кертелә дигән сүз. Мин эшләгән 32 ел дәвамында коллектив тулысы белән диярлек яңарды, өлкәннәрне яшьләр алмаштырды. Иң күп стажлылардан баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева белән реклама бүлеге белгече Светлана Афанасьеваларны редакция «аксакаллары» дияргә мөмкин. Аларның үкчәсенә  баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары Эльвира Саттарова, бүлек мөхәррире Алсу Сәләхетдинова, тәрҗемәче Алсу Гатауллина, корректор Лариса Малова, верстка операторы Марат Бариев, машина йөртүче Ришат Гарифуллиннар басып килә. Баш бухгалтер булып эшләүче Валентина Мамаева безгә «Кукмара авазы» радиосыннан килде. Бүлек мөхәррирләре Ризилә Корбанова, Йолдыз Низамиева, сайт мөхәррире Эльвира Мөбарәкшина, верстка операторы Ленар Шәйдуллин, корреспондент Эльвира Миннәхмәтовалар да күптән инде үз эшләренең осталарына әверелде. Коммерция директоры Лилия Гарифуллина, реклама белгече Гөлия Дәминова, корреспондент Гөлия Нигъмәтулиналар – декрет ялында, өченче балаларын үстерәләр. Гомумән, өч Эльвира, ике Лилия, ике Гөлия, ике Алсу эшли бездә. Шуңа алар турында сүз чыкканда, «кайсы» дигән сорау еш яңгырый. Үзебез генә белгән кушаматлары да бар, анысын әйтмим: сер.

Элек журналистның төп эш коралы ручка, блокнот, кәгазь, чыбыклы телефон булса, хәзерге хезмәткәрләрдән язу сәләте генә түгел, заманча коммуникацион технологияләрне куллану осталыгы да таләп ителә. Шуның белән беррәттән, мәгълүматны укучыга тиз арада җиткерү бурычы куела, моның өчен интернет челтәре киң файдаланыла. Бүгенге заман кешесе кызу темпта яши, аның иркенләп озын язмаларны укырга вакыты юк дип исәпләнелә. Шуңа газетаның форматы, мәгълүматны укучыга җиткерү формалары да елдан-ел үзгәрә бара.

Газетаның бер генә саны да штаттан тыш хәбәрчеләрнең язмаларыннан башка дөнья күрми. Суфия Мостафина, Фәридә Хисамова, Рафилә Фәттахова, Мөнәвәрә Шәфигуллиналарның хикәяләрен, Мансур Хәсәнов, Дәлфирә Галимова, Марат Хисмәтов, Сәлихҗан Әгъләмҗанов, Рәсүлә Шакирова, Нурия Минһаҗева, Рәсимә Минһаҗева, Артур Зәкиевларның кызыклы язмаларын, Харис Мостафинның шигырьләрен үзебез дә көтеп алабыз. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде, ләкин һәр хәбәрчебезне дә исемләп санап бетерү мөмкин түгел. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 553 хат алыну аларның күп һәм никадәр актив булуларын күрсәтә.

Язучысы табылып та, укучысы булмаса, хезмәтебез файда китермәс иде. Гомер буе газетабызга тугры калган, безнең белән элемтәләрне өзмәгән өчен рәхмәт сезгә, укучыларыбыз! Киләчәктә дә бергә булсак, шатлык-борчуларны бүлешеп яшәсәк иде. Барыгызны да уртак бәйрәмебез белән!

 

фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk