Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гәеткә рәхим итегез!

Кукмарада иртәнге намаз 3 сәгатьтә укылыр

Хөрмәтле райондашлар!  Быелгы Корбан бәйрәме 11-13 август  көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 11 августта үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкъбир әйтеп килү оештырыла. Район авылларында мәчеткә килү һәм гает намазы укылу  вакытлары мәхәллә халкы килешенгәнчә билгеләнә. Кукмара шәһәрендә туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү – 2 сәгать 30 минутта. Иртәнге намаз бу көнне 3 сәгатьтә укылыр. Гает намазы – 4 сәгать 20 минутта.  Ике намаз арасында – вәгазь.

Кукмара Үзәк мәчетенә тәкъбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла:

1. “Агрохимсервис”  яныннан Г.Ибраһимов урамы буенча.

2. Автомәктәп яныннан Ст.Разин, Садовая урамнары буенча.

3. 1нче гимназия яныннан Ст.Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча.

4. Комсомол мәйданы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча.

6+

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X