Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Генерал хатыны буласың килсә, лейтенантка кияүгә чык

9 сентябрь - Танкистлар көне

 

Бары тик чын мәхәббәт булганда гына гел юлда йөрергә, гарнизонда яшәргә, тормыш авырлыкларын бергә җиңәргә мөмкин. Бүгенге көндә Байкал аръягы краеның Чита шәһәрендә яшәүче Илнара һәм Ильяс Якуповлар белән якыннанрак танышкач, моңа тагын бер кат инандым.

Икесе дә Кукмарада туып үсә алар. Ильяс 3нче урта мәктәптә белем ала. 9 сыйныфтан ук гер күтәрү белән шөгыльләнә, төрле ярышларда актив катнаша, гер күтәрү буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек була. Соңыннан киез итек-киез комбинатына эшкә урнаша, шуның белән беррәттән читтән торып институтта икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Ә аннан соң егет ике дә уйламыйча тормышына кискен борылыш ясый: танкист булу өчен Казан югары хәрби команда училищесына укырга керә.
Хәрбиләргә еш кына медицина яки педагогик белемле кызга өйләнергә киңәш итәләр, чөнки гарнизонда аларга һәрвакыт эш табыла бит. Ильяс та мәңгелек яр итеп шәфкать туташын сайлый. 4нче урта мәктәптә белем алган, җиде ел музыка мәктәбенең фортепьяно сыйныфына йөргән Илнараның Казан медицина көллиятендә укыган чагы була. Кукмараның бер урамыннан йөреп тә күрешмәгән яшьләрне Казан кавыштыра.

- Өченче курсның ахырында ике иптәш кызым хәрби училищега дискотекага алып бардылар. Сыйныфташым Володя курсант иде, иске Яңа ел көнне ул мине дусты Ильяс белән таныштырды. Шуннан без сирәк булса да очраша башладык, ике ел ярым йөрдек, - диде Илнара, күңелендәге хатирәләрне яңартып.

Ильяс училищеда дүрт ел белем ала, чыгарылыш кичәсе үтүгә, яшьләр гөрләтеп туй уздыра. Гаилә башлыгын Чита шәһәреннән ун чакрым ераклыкта урнашкан Песчанка бистәсендәге 212нче өлкә укыту үзәгенең 21250-Б частена эшкә җибәрәләр. Озак та үтми, Ильяс артыннан тормыш иптәше дә китә.

- Гомеремдә беренче тапкыр ерак сәфәргә үзем генә поезд белән бардым. Килеп бер атна үтмәде – безне отпускка җибәрделәр. Елап озаткан якыннарымны сөендереп, кире туган якка әйләнеп кайттык, - дип көлеп искә ала Илнара.

Аңа бәхет елмая: үз һөнәре буенча дәваханәгә шәфкать туташы булып урнаша. Яшь гаилә иң элек тулай торакта яшәсә, аннан фатирга күчә. Бер-бер артлы ике уллары – Ильяр һәм Илдан дөньяга аваз сала.

Ильяс башта – ут ачуга әзерлек буенча укытучы, аннан танклар взводы командиры вазыйфаларын башкара. Сигез ел эчендә капитан хәрби дәрәҗәсенә күтәрелә, ике елдан майор дәрәҗәсен алырга ниятли. 

- Бүгенге көндә взводымда 35 солдат бар, мин аларга автомат тотарга, дөрес атлап йөрергә, устав, сафта йөрү әзерлеге өйрәтәм, Т-72 танкының механик-йөртүчеләрен әзерлим, - дип үзенең эше турында сөйләде Ильяс. - Якыннары белән сөйләшер өчен шимбә-якшәмбе көннәрендә аларга телефон бирәбез. Солдатларга ай саен акча да түләнә, үзләренә кирәк әйберне сатып алу мөмкинлеге тудырылган. Алар балалардан бер дә ким түгел: күбесенчә шоколадларга өстенлек бирәләр, шуңа да әти-әниләре баллы ризыклар салынган посылкаларны һәрдаим җибәреп тора. Шулай ук Танкистлар көнендә, Яңа елда, төрле бәйрәмнәрдә дә егетләргә тәмле күчтәнәчләр өләшәбез. 

Хәрби комиссариаттан килгән солдатлар биредә бер айдан хәрби ант кабул итәләр. Укыту үзәгендә 4-5 ай хезмәт иткәннән соң, бүтән частьтан килгән офицерлар каршында имтихан тапшыралар, соңыннан аларга 3нче класслы механик-йөртүче дигән таныклык бирелә. 

- Ильясның эше бик җаваплы, шуңа да ялларга алдан планнар корып булмый, чөнки аны минутында чакырып алырга мөмкиннәр, - дип сүзен дәвам итте Илнара. - Гаилә белән азык-төлек алырга кибеткә чыгуы да – безнең өчен чын бәйрәм. Тик шулай да балалар белән зоопаркка, паркларга барырга тырышабыз. Улларыбыз үскәч, Читадан мең чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Байкал күлен күрү хыялы белән яшибез.

Аллага шөкер, иптәшләребез күп, кукмаралылар белән дуслыгыбыз көчле, диләр алар бертавыштан. Ильясның офицерга кияүгә чыккан сыйныфташы Ләйсән Сәлахова да биредә яши. Хәрби училищеда бергә укыган Айрат Хөснетдинов та шунда хезмәт итә икән. Һәрберебезнең туган көннәрен, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез, аларның гаиләләре безгә үз туганнарыбыз кебек, ди Якуповлар. 

- Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул, җиде ел аралашып яшәгән гаилә дусларыбызны Уссурийск шәһәренә хезмәт итәргә җибәрделәр, - дип моңсуланып та алдылар.

Солдатлар арасында да татарлар күп очрый, туганнарын күргән кебек, якын итеп “Ильяс абый” дип йөртәләр, диде Ильяс.

Нинди дә булса шәһәр турында сөйләгәндә, андагы һава торышын да беләсе килә бит. Ул якларның табигате искиткеч матур, урманнар, кечкенә таулар бихисап. Кышын кар аз ява, коры суык була, ә җәй көне бик эссе, температура 40 градуска кадәр күтәрелә. Һәр ел фасылында көн саен диярлек җил исә икән.

Ерак ара дип тормыйлар, әти-әниләре дә, Илнараның сеңлесе Рәзилә дә кунакка еш баралар. Ильясның әти-әниләре инде лаеклы ялда: Фәрит абый –слесарь булып, ә мактаулы хезмәткәр исеменә лаек булган Зәлилә апа 35 ел буе киез итек-киез фабрикасында эшләгән. Илнараның әти-әнисе исә бүгенге көндә хезмәттә: Илдус абый – шофер, Рузалия апа – балалар бакчасы мөдире. 

- Безнең кайтканны туганнар зарыгып көтеп ала, һәр көнебез бүленгән. Вакытыбызны бушка үткәрергә яратмыйбыз: төрле шәһәрләргә экскурсиягә барабыз, табигатькә чыгабыз, якыннарыбыз, дусларыбыз белән очрашабыз, аларның хәлләрен беләбез. Ике әти-әнине дә тигез күрәбез, һәрберсендә чиратлап кунак булабыз. Кыскасы, Кукмарада рәхәтләнеп ял итәбез. Әмма якыннарыбыз янәшәсендә күңелле булса да, һәр кешенең үз тормышы бит, шуңа да Чита шәһәрен сагынып китәбез, - диләр алар, елмаеп.

Поездда йөрергә, самолетта очарга күнеккәннәре күренеп тора, юлдагы маҗаралары турында юмор белән, тәмләп сөйләделәр. Без “сәяхәтче бака” кебек йөрибез, дип, шаяртып та алды Илнара.

Чыннан да, бер-береңне ярату, хөрмәт итү, сабырлык, ышаныч булганда гына туган якларыңнан һәм якыннарыңнан читтә яшәп була торгандыр ул.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk