Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторорепортаж: Кукмарада “Бал” ярминкәсе үткәрелде

Анда районыбыз умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителде

Бүген Кукмараның “Добреев” кибете янында “Бал” ярминкәсе уздырылды. Анда районыбыз умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук биредә алма, кыяр-помидор, кабак, сарымсак кебек яшелчәләр, төрле җиләк-җимешләр, бәйләгән оекбаш, бияләйләр, агачтан ясалган куна, тукмак, пилмән кичкеч, урындыкларны да сатып алу мөмкинлеге бар иде. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт һәр кешенең күңеленә хуш килде.

- Барлык бал яратучыларны бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Әлеге ярминкә өченче ел рәттән үткәрелә. Районыбызда 500дән артык умартачы исәпләнә. Чараның асылы шунда: һәрбер умартачы үзенең сатып алучысын булдырырга тиеш, - диде Кукмара районының умартачылык буенча инспекторы Илһам Барыев.

Тулырак язманы газетаның алдагы саннарында укый аласыз.

Фото: Йолдыз Низамиева, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев