Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Марат Әхмәтов Кукмара авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының эшчәнлеге белән танышты

Ул “Кукмара Логистик” һәм “Кукмара РайПО” кооперативларында булды

Бүген Кукмарада Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Ул райондагы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының эшчәнлеге белән танышты. Шуларның берсе – “Кукмара Логистик”  кооперациясе яшелчәләр үстерү һәм аларны эшкәртеп, сатуга чыгару белән шөгыльләнә. Аңа 197 гектар җир бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә  300 тонна сыешлы яшелчә саклагыч төзеп, аңа җиһазлар урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Ә элеккеге базаларында бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләрне эшкәртү бара.  Әлеге кооперативның елына 10 мең тонна продукция эшкәртеп сату мөмкинлеге бар.

“Кукмара РайПО” кооперативы исә җиләк-җимеш, яшелчәләр эшкәртү, аларны өшетеп саклау белән шөгыльләнә. Кунаклар оешманың консервлау, лимонад ясау, икмәк пешерү цехларында булдылар, эшкәртү процессы һәм әзер продукциянең сакланышы белән таныштылар.

- Районда хәзерләү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең киләчәге өметле дип саныйм. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, грантлар отып, алар производствоны җайга салганнар. Бу - өстәмә эш урыннары гына түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үзләреннән артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру мөмкинлеге дә дигән сүз, - диде Марат Готович, күргәннәргә йомгак ясап. Чарада Татпотребсоюз рәисе Мәхмүт Фәттахов та катнашты, кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев озатып йөрде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk