Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы үткәрелде

Республикабызда 173 милләт вәкилләре яшәсә, Кукмарада 26 милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә

Бүген Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы үткәрелде. Анда муниципаль районнарның Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, Ассамблея вәкиллекләре һәм филиаллары, халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр Ассамблеясының яшь лидерлары катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Кунаклар шәһәребезнең “Йолдызлык” балалар бакчасында, күппрофильле лицей һәм гимназиядә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Район Мәдәният йортында пленар җыелыш үткәрелде.

Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

- Кукмара районында һәр милләтнең үсеше өчен рухи һәм матди база булдырылган. Без моңа бүген тагын бер тапкыр инандык, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. – Һәр кеше үзенең тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен, туган телен яхшы белергә тиеш. Шунсыз ул башка милләтләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнми.

Республикабызда 173 милләт вәкилләре яшәсә, Кукмарада 26 милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә. Удмурт, рус, мари, керәшен милли-мәдәни автономияләре, “Ак калфак” оешмасы эшчәнлек алып бара. Аларның барысының да максаты – милләтләрнең телен, мәдәни мирасын, динен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk