Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Укытучыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады

Бүген район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган чара уздырылды. Район башлыгы Сергей Димитриев укытучыларны бәйрәм белән котлады, республика август конференциясенә хәзерләнүгә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук үзенең Мактау грамоталарын тапшырды.

- Районыбызда белем бирү Республика күләмендә югары дәрәҗәдә тора, - диде ул. - 2018 ел – Халык мәгарифе елы, дип игълан ителгән иде. Ул район тарихына кереп калачак, чөнки Кукмара җирлегендә масштаблы чара – мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе үтте. Хөрмәтле остазлар! Эшчәнлегегез, киңәшмәне үткәрүдә булышканыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Шәһәребез тагын да матурланды. Бездә кунак булганнарның барысы да югары бәя бирде. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та укытучыларга изге теләкләрен җиткерде, мәгариф өлкәсендәге уңышлар турында сөйләде. Бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне лаеклы ялга озатуы бераз моңсулык уятты. Аларга да Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Чара Кукмара сәнгать мәктәбенең вокаль ансамбльләре, район үзешчән артистлары һәм укытучыларның чыгышлары белән бергә үрелеп барды.

фото: Эльвира Миннәхмәтова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk