Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Слетта 100гә якын хезмәт алдынгысына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды

Кешене эш бизиме яки эшне – кешеме? Бу сорауга беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас. Чөнки җәмгыятьтә иң дәрәҗәле саналган, күп акчалар китерүче һөнәр яки шөгыльгә ия булуы нәтиҗәсендә танылучылар да, шул ук вакытта гади генә эшне дә сәнгать югарылыгында башкаручылар бар. Районның алдынгылар слетында бүләкләнүчеләрнең күбесе, бәлки, бу бәяләмәләрдән ерак торадыр, әмма шунысы бәхәссез: аларның барысы да - үз тырышлыклары белән коллективларында хөрмәт казанган кешеләр.

Слетта 100гә якын хезмәт алдынгысына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Бу районда тырышып эшләүчеләр шул күләмдә генә икән дип әйтергә нигез тудырмый. Күп алар, һәр коллективта дистәләрчә, барысын да бирегә чакырып, бүләкләү мөмкинлеге генә юк.

- Бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Районыбыз сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, эшмәкәрлек буенча республикада әйдәп баручылар исемлегендә. Авыл хуҗалыгы тармагында да күркәм уңышларыбыз бар. Узган ел тәүлегенә 250 тонна сөт савуга ирешеп, Россия күләмендә муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынга чыктык. Бу уңышларның нигезендә җитәкчеләрнең, белгечләрнең, гади һөнәр ияләренең тырыш хезмәте ята, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, алдынгыларга рәхмәт сүзләре ирештереп. – Алга бурычларыбыз тагын да зуррак: кырчылыкны үстереп, табышлы тармакка әверелдерергә кирәк. Һәм, әлбәттә, һәр башкарган эшебез халыкның хезмәт һәм тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелергә тиеш.

Сәхнәгә бер-бер артлы узган ел иң нәтиҗәле эшләгән хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, терлекчеләр, механизаторлар күтәрелде. Араларында озак еллар эшләүчеләр дә, сирәк кенә булса да яшьләр дә бар. Алары - киләчәктә район тоткасы буласы кешеләр. Төрле оешма-предприятиеләрнең алдынгыларына да хөрмәт күрсәтелде. Бүләкләүләр иҗат коллективларының, “Казан егетләре” ансамбленең чыгышлары белән аралашып барды. Чыгышлар бер сулышта карарарлык: эшкә генә түгел, җырга-биюгә дә оста шул райондашларыбыз!

Бәйрәм барышында районның узган гасырның 30нчы елларыннан бүгенгәчә булган төрле чорлардагы үсешенә дә тукталдылар. Ул елларның һәркайсы ниндидер әһәмиятле вакыйгалар, башкарылган эшләр, яңалыклар белән тарихка кереп калган. Әмма нәрсәгә генә ирешелсә дә, аның артында район халкының фидакарь хезмәте, тырышлыгы ята. Бүген дә шулай: нинди генә алдынгы технологияләр заманы булса да, хезмәт кешесеннән башка берни майтару мөмкин түгел. Шуңа да аңа вакытында бәя бирү, хөрмәт күрсәтү кирәк. Алдынгылар слеты шуның бер мисалы булды да.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk