Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара оештырылды

Актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә дипломнар, Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Манзарас урта мәктәбендә бәйрәм үткәрелде. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үз чыгышында район халкын әлеге бәйрәм белән котлады. Республика һәм район күләмендә инвалидлар турында кайгырту дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешенең берсе булып тора, дип билгеләп үтте ул.

“Безнең районда 129 объект бар инде. Шушы көннәрдә карта 2018 елда төзелгән тагын 5 яңа объект белән тулыландырылачак. Болар – Янсыбы һәм Иске Кенәдә авыл клублары, шәһәр мунчасы, ЗАГС бинасы, Ядегәр балалар бакчасы”, - диде Азат Гарифуллин.

Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең спорт уңышларын билгеләп үтте, җыелучыларны агымдагы елның 9 аенда районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән кыскача таныштырды. 

Актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә дипломнар, Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X