Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмарада капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

Район башлыгы бакчага 200 мең сумлык сертификат бүләк итте

Бүген Кукмараның “Гөрләвек” балалар бакчасында күптән көтеп алынган, күңелле вакыйга булды: ул капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә үзенең ишекләрен ачты. Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр һәм нәниләрнең сөенечен уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Робет Мансуров һәм ремонт эшләрен башкарган “Домострой” җәмгыяте директоры Азат Нәбиевлар килгән иде.

Әлеге балалар бакчасында без соңгы тапкыр август аенда, Төзүчеләр көне уңаеннан материал әзерләгән чакта булган идек. Аннан соң әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, аның үткәне белән хәзергесе җир белән күк аермасы кебек. Җимереп ташланган коридор, бүлмәләрне шул дәрәҗәдә матур, сыйфатлы, уңайлы итеп төзекләндереп куярлар дип күз алдына да килмәгән иде. Хәзер балалар бакчасы кояш кебек көлеп тора. Көн саен аның ишекләрен 133 сабый ачып керә.

Биредә республика программасы нигезендә түбә, тәрәзәләр, җылылык системасы, санузел, канализация, электр чыбыклары алмашынган, янгын кисәтү сигнализациясе куелган. Шулай ук бүлмә стеналары да агартылып буялган, аларның һәрберсенә үзенчәлекле итеп, төсле-төсле буяулардан рәсемнәр ясалган. Ә бакча коллективы, әлеге рәсемнәр төсләрен югалтмыйча, озаграк саклансын дип, лаклап та куйганнар. Беренче каттагы ике бүлмәдә идәннәрне дә җылытыла торган итеп эшләгәннәр. "Хәзер сабыйлар идәндә уйнасалар да, салкын тия дип куркасы юк, бик рәхәт", - диде балалар бакчасы мөдире Зөлфия Гайнетдинова. Бинаны тышкы яктан да җылытып, тышлаганнар, керү урынын ябулы итеп ясаганнар, юлларга брусчатка түшәгәннәр. Бакча, чын мәгънәсендә, яңарыш кичергән, әйтерсең лә, аңа икенче тормыш биргәннәр.

- Бакча ремонтына зур суммада, бик саллы акчалар тотылды, күрәм, алар әрәм булмаган. Төзүчеләр тырышканнар, барлык эшләрне дә бик яхшы итеп башкарып чыкканнар һәм заман таләпләренә туры килә торган бик күркәм бакча барлыкка килгән, - диде Сергей Димитриев, бакча коллективын, бәйрәмгә килгән әти-әниләрне тәбрикләп. – Бина озак еллар район халкына игелекле хезмәт итсен, беркайчан да буш булмасын, балаларның шат авазлары һәрвакыт яңгырап торсын иде.

 

Район башлыгы “өй туе”на буш кул белән генә килмәгән иде, ул бакчага 200 мең сумлык сертификат бүләк итте. “Мебельләрне алмаштырасыбыз килгән иде, бик зур рәхмәт сезгә”, - диде Зөлфия Гайнетдинова, бүләкне кабул итеп.

Биредә ремонт эшләре башкарган оешма директоры исә бакча коллективына, әти-әниләргә күрсәткән ярдәмнәре, эш барышында сабыр булганнары өчен рәхмәтен белдерде. “Монда үткән кыш айларында ук җылылык системасын алыштыру эшләре башланды, ул вакытта тәрбиячеләргә күп уңайсызлыклар да китергәнбездер, әмма уртак тел таба алдык. Барлык эшләр дә югары сыйфатлы, санитария-эпидемиология таләпләренә туры килә торган итеп башкарылды”, - диде ул чыгышында.
Аш бүлмәсендә эшләүче кызларның да сөенечләре зур.

- Аллага шөкер, хезмәт өчен бөтен уңайлыклар да булдырылды: кондитер, салкын һәм ит-балык цехларының һәрберсенә аерым бүлмәләр ясалды, аларга яңа өстәлләр куелды. Элек барысы бер бүлмәдә, өстәлләре генә аерыла иде, - диде биредә пешерүче булып эшләүче Рузалия Юнысова. - Шулай ук яңа суыткыч, плитә, юу җайланмалары куелды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk