Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмара районында ике уен мәйданчыгы ачылды

Спорт мәйданчыклары республика программасы нигезендә төзелде

Бүген Кукмара районының Мәмәшир һәм Оштырма Юмья авылларында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов һәм башкалар бар иде. Бүгеннән әлеге авылларда яшәүче яшьләр заманча итеп эшләнгән мәйданчыктан рәхәтләнеп файдалана алачаклар, ә иң мөһиме - ул балаларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз итеп ясалган. Биредә рәхәтләнеп волейбол, баскетбол, бадминтон, футбол уйнарга була.

- Спорт мәйданчыклары ачылу район өчен мөһим чара. Моны Президентыбызның бүләге дип кабул итәргә кирәк, чөнки ул республика программасы ярдәмендә төзелде, - диде Азат Гарифуллин үзенең чыгышында. – Бу күпфункцияле мәйданчык киләчәктә гөрләп торыр, яшьләр шөгыльләнерләр, дип ышанам. Бәлки ул яшь спортсменнар барлыкка килүгә дә сәбәпче булыр.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk