Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмара районында “Алма спасы” бәйрәме узды

Район башлыгы Сергей Димитриев, килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, Алма спасының икенче ел рәттән үткәрелүен билгеләп үтте

Бүген Кукмара районы Чарлы авылында барлык авыл халкын берләштергән “Алма спасы” бәйрәме уздырылды. Элек Алма спасы җәйнең иң мөһим бәйрәме булып исәпләнгән. Көндез алма квасы һәм компот эчкәннәр, әлеге җимештән пешерелгән бәлеш ашаганнар, таудан алма тәгәрәтеп төшергәннәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Район башлыгы Сергей Димитриев, килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, Алма спасының икенче ел рәттән үткәрелүен һәм әлеге бәйрәмгә яхшы нәтиҗәләр белән килүебезне билгеләп үтте.

- Районыбызда ел саен татарларның Сабантуй, мариларның Семык, удмуртларның Гырон-Быдтон бәйрәмнәре уздырыла. Бер сүз белән әйткәндә, Кукмара җирлегендә төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве – безнең байлыгыбыз. Быел бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган, елдан-ел яхшылана гына барсын дигән теләктә калам, - диде ул.

Район башлыгы үзенең чыгышында төрле программаларны тормышка ашыру турында да искәртеп үтте. Чарлы урта мәктәбе быел капиталь ремонт программасына кертелгән, озакламый биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

“Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Борһанов та, тамашачыларны бәйрәм белән котлап, аның дәвамлы булуын теләде. Үзешчән сәнгать артистлары бай эчтәлекле, матурт концерт күрсәттеләр. Балалар өчен махсус уеннар һәм конкурслар оештырылган иде.

фото: Эльвира Миннәхмәтова, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X