Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмара районына эш сәфәре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде

Ул басу-кырларның торышы белән танышу максатында вертолетта район авыл хуҗалыгы мәйданнарын карап узды.

Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул вертолет белән басу-кырларны әйләнеп узды һәм аларның торышы белән танышты. Кунакны район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллиннар озата йөрде.

Аннан соң Марат Әхмәтов "Восток" хуҗалыгы территориясендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, районда үстерелгән игенчелек культураларыннан оештырылган күргәзмә белән кызыксынды.

-Терлекчелек буенча эшне ничек алып барырга кирәклеген беләсез, үзегездә үк өлгесе, үрнәге дә бар, әмма игенчелек тармагына игътибарны арттырырга кирәк,- диде ул очрашу барышында. – Фермер хуҗалыклары карамагындагы җирләр районның игенчелек тармагын үстерү өчен өстәмә резерв булып тора. Шуңа күрә контроль көчәйтергә, аерым юл картасы булдырып, һәрбер фермер белән шәхси якын килеп эшләргә кирәк.

Министр шулай ук районда авыл хуҗалыгына кагылышлы республика, федераль программаларның үтәлеше белән дә кызыксынды, хуҗалык җитәкчеләрен борчыган сорауларга җаваплар бирде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk