Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Бүген Нырьяда спорт-уен мәйданчыгы ачылды

Монда атынгыч, турник, таулар, хәтта спорт тренажерлары да бар.

Бүген Нырья авылында тантаналы рәвештә спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, дин вәкилләре һәм башкалар катанашты.
Бүгеннән нырьялылар заманча итеп эшләнгән мәйданчыктан рәхәтләнеп файдалана алачаклар, ә иң мөһиме - ул балаларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз итеп ясалган. Монда атынгыч, турник, таулар, хәтта спорт тренажерлары да бар. Мәйданчык Нырья храмы откан грант хисабына төзелгән.
Спорт-уен мәйданчыклары ачылу район өчен мөһим чара. Чөнки балалар биредә уйнап кына калмый, шул ук вакытта сәламәтлекләрен дә ныгыта алалар. Бәлки бу мәйданчык районда яшь спортсменнар барлыкка килүгә дә сәбәпче булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk