Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Байлангар авылында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышлап стела куелды

Һәйкәл ачылышыннан соң, чарада катнашучылар өчен район Мәдәният йортында бәйрәм программасы әзерләнгән иде

Ел саен районыбызда кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашу уздырыла. Бүген дә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан, хәрби хәрәкәтләр ветераннары бергә җыйналды. Иң элек Байлангар авылында, тантаналы рәвештә, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышлап стела ачылды. 

- Башта безнең илебез Бөек Ватан сугышы афәтен кичкән. Аннан соң тынычлыкны бозып, әфган сугышы башланган. Ул елларда, сез, япь-яшь егетләр, кая җибәреләсегезне дә белмәгән килеш, Ватан алдындагы бурычыгызны үтәргә алындыгыз. Кукмара районынан Әфганстанга киткән 170 солдатның дүртесе чит җирләрдә башын салды. Сез аларны онытмыйсыз, каберләренә зыярәт кыласыз, әти-әниләренең хәлләрен белешеп торасыз. Бүгенге тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә, - диде район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина. 

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу белән шулай ук район хәрби комиссары Равил Гафиев, прокурор Ришат Шакировлар да тәбрикләп, Байлангар авыл җирлегенә рәхмәтләрен белдерделәр. “Һәйкәл ачып, без әфганчы-сугышчыларга хөрмәтебезне белдерәбез һәм аларның батырлыклары беркайчан да онытылмаячак икәнлеген күрсәтәбез”, - диде район прокуроры. 

- Әфганстан – ул безнең йөрәк ярасы. Үткән ел Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алган вакытта, без шушы мемориалны төзү турында уйлана башладык. Безгә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, авылдашларга, әфганчыларга һәм мәктәп коллективына зур рәхмәт, - диде үзе дә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Фәрит Хисамиев. 
Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Һәйкәл ачылышыннан соң, чарада катнашучылар өчен район Мәдәният йортында бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Котлаулар төрле концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә экранда сугыш мизгелләре күрсәтелде, әйтерсең лә алар солдатларны янәдән Әфганстан җиренә алып кайтты, күзләрен яшьләнергә мәҗбүр итте.

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X