Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: “Зилант” спорт мәктәбендә ата-аналар арасында спартакиада үткәрелә

Самбо, йөзү, волейбол, теннис, бокс түгәрәкләренә йөрүче балаларның әти-әниләре төрле спорт терләре (эстафета, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, вакытка гәүдәне күтәрү, канат тарту) буенча үзара көч сынашалар.

Уен “Зилант” спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзуллинның чыгышы белән башланып китте. Ул командаларга уңышлар теләп, быел турнирның җиденче тапкыр үткәрелүен билгелеп үтте.

Уеннар мавыктыргыч бара. Һәр команда беренчелекне алу өчен бар тырышлыгын куя. Уеннарны карарга килгән җанатарлар да аларга көч биреп тора.

- Мин волейбол түгәрәгенә йөрүчеләр командасында. Чөнки кечкенә кызым Ләйсәнә әлеге түгәрәккә йөри. Ике олы кызым Кукмараның җыелма волейбол командасында уйныйлар. Шуңа күрә ел саен бу спартакиадада катнашам. Оештыручыларга рәхмәт, - диде Лилия Вахитова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X