Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Вахиттә парк ачылышында Татарстанның беренче Президенты катнашты

Авыл халкы паркка Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исемен бирү тәкъдиме белән чыкты

Вахит авылы мәдәният йорты каршында бәйрәм гөрләде: бар халык парк ачылу тантанасына җыелган.

Бәйрәмгә җирле җитәкчелекне, авыл халкын хөрмәт итеп, башкала кунаклары – Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар кайткан иде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновлар каршы алды.

- Хөрмәтле кукмаралылар, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев бәйрәмдә катнашучыларга. – Ни өчен “кукмаралылар”, чөнки мин сезнең аша бөтен районга хөрмәтемне җиткерергә телим. Сез бик матур эшлисез, ирешкән нәтиҗәләрегез, уңышларыгыз мактауга лаек. Җәй айларында, хезмәтнең тыгыз чагында парк ачарга вакыт тапкансыз икән, димәк, тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләсез дигән сүз. Тырышкан табар – ташка кадак кагар, диләр бит. Ә сез кадак кага беләсез. Парк буыннан-буынга тапшырылып, бик озак еллар яшәсен иде. Ә Нәфыйк Факил улының 28 ел буе хуҗалыкта эшләп, халыкка хезмәт итүе зур хөрмәткә лаек. Минем әти дә егерме алты ел буе колхоз рәисе булып хезмәт куйды. Бик авыр заманнар иде бу. Шуңа күрә мондый җитәкчеләр алдында баш иярлек. Гомумән, халык өчен тырышкан шәхесләрне онытырга хакыбыз юк.

Вахит авылының мәдәният йорты каршында урнашкан әлеге парк – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның вахитлеләргә бүләге. Нәфыйк Факил улы аны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясендә доклад белән чыгыш ясаганда Президентыбыздан сораган булган. Әлбәттә, республикада абруй казанган җитәкченең сүзләренә Рөстәм Миңнеханов колак салмый калмаган һәм парк төзелеше өчен 10 миллион сум акча бүлеп биргән.

Район башлыгы Сергей Димитриев исә әлеге паркны булдыруда өлеш керткән һәркемгә үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Вахит җирлеге башкалардан аерылып тора, - диде ул. - Районга нинди генә кунаклар килсә дә, вахитлеләр аларны кабул итәргә әзер. Читтән кайтучылар исә авылның төзелегенә, матурлыгына шаккатып китә. Бу әле соңгы чик түгел, җирлек һаман да үсештә, яңара, яхшыра бара. Билгеле, ул авыл хуҗалыгы предприятиесе белән бергә атлый. Бу бердәмлек алга таба да дәвам итсен иде дип телим.

Тантаналы чарада авыл халкы исеменнән кунакларны сәламләгән Әлфия апа Сәмигуллинаның сүзләре дә район, республика җитәкчелегенә җылы рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Шулай ук ул ял паркына Нәфыйк Хөсәенов исемен бирү тәкъдиме белән дә чыкты. Әлеге фикерне ураза гаете вакытында мәчет картлары җиткерде, диде.


фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев