Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: “Вахитов” җәмгыятендә семинар үткәрелде

Әлеге чарада катнашучылар кыр эшләренең барышы белән таныштылар, Тырыш авылындагы терлекчелек комплексында булдылар, мал торакларын, яңа төзелгән ашлык складын карадылар

“Вахитов” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның 1 сентябренә булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар кыр эшләренең барышы белән таныштылар, Тырыш авылындагы терлекчелек комплексында булдылар, мал торакларын, яңа төзелгән ашлык складын карадылар. “Вахитов” җәмгыятендәге үзгәрешләрне, биредә ирешкән уңышларны җитәкчеләр уңай бәяләделәр һәм алга таба да уңышлар теләделәр.

-Бүгенге көндә бөртекле культураларны җыеп бетердек, гектарыннан 35 центнер уңыш җыеп алдык, - диде “Вахитов” җәмгыятенең башкаручы директоры Геннадий Андреев. – Дүрт базга 9310 тонна сенаж салдык, 1340 тонна салам, 1624 тонна фураж, 674 тонна печән әзерләдек. Кукуруздан 11936 тонна силос салырга планлаштырабыз.

Фото: Ризилә корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев