Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Вахит авылында “Сәламәтлек” спартакиадасы бара

Анда Вахитов исемендәге, “Восток”, Урал” хуҗалыклары һәм Мамадыш районыннан килгән командалар көч сынаша

Хәзерге вакытта Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында районара “Сәламәтлек” спартакиадасы бара. Вахитов исемендәге хуҗалык үз территориясендә районның “Урал”, “Восток” һәм Мамадыш районы командаларын кабул итә. 

- Спартакиаданы моннан унөч ел элек җирлекләр арасында башлап җибәргән идек. Тора–бара безгә районның “Восток”, “Урал” хуҗалыклары, Мамадыш районы командасы да кушылды, - диде Вахитов исемендә хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. – Безнең тормышыбызда спортка да урын булырга тиеш, дип уйлыйм. Шул вакытта эшебез дә гөрләп барачак. Бүген командаларга матур уен һәм лаеклы җиңү телим. 

Командаларны шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да сәламләде. Ул вахитлеләрне үрнәк итеп куеп, алар районда спортның үсешенә зур өлеш кертәләр, бу матур традиция алдагы елларда да дәвам итсен иде, дигән фикерен җиткерде. Командалар хоккей, чаңгы эстафетасы, шорт-трек, волейбол, тупны боҗрага ату, таяк тартышу, аркан тарту, гер күтәрү һәм башка спорт төрләре буенча ярыша.

фото: Эльвира Мөбарәкшина\ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk