Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: “Уңыш” җәмгыятендә семинар үткәрелде

Җәмгыятьнең башкаручы директоры Раил Галимуллинның сүзләренә караганда, хуҗалыкның 6700 гектар сөрүлек җирләре бар

“Уңыш” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның алты аена булган эш нәтиҗәләренә, терлек азыгы туплау, урып-җыюга хәзерлек мәсьәләләренә караган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар комбайннар парадын карадылар, терлек азыгы хәзерләүнең барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Җәмгыятьнең башкаручы директоры Раил Галимуллинның сүзләренә караганда, хуҗалыкның 6700 гектар сөрүлек җирләре бар. Аның берәр мең гектарында - күпьеллык үләннәр, кукуруз, 2900 гектарында - бөртеклеләр һәм калган мәйданнарда азык катнашмасы игелә.

- Бүгенге көнгә берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән 6500 тонна сенаж салып куйган идек, утыз көннән соң без ул базны ачып, малларга ашата башладык. Быел 14-15 мең тонна сенаж һәм кукуруздан 20 мең тонна силос салырга планлаштырабыз. Ел буе малларга ашату өчен 33 мең тонна тирәсе терлек азыгы кирәк, - диде ул.


фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk