Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Тыл ветераны Фәхемия Хөснетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев котлады

Нормабаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кәчимирдә яшәүче тыл ветераны Фәхемия Хөснетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Истәлекле дата белән ветеранны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, чәчәк бәйләме, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина, “Урал” җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Фәнил Гарифуллиннар тәбрикләде. 

Фәхемия апа төрле эшләрдә: колхозда, тимер юлда, тегү фабрикасы карамагындагы балалар бакчасында, тегү, саклау бүлекләрендә хезмәт куйган. Ул әле лаеклы ялга чыккач та 12 ел буе эшен дәвам иткән. 
Ветеран тормыш иптәше Нурулла абый белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Фәхемия апа бүгенге көндә улы гаиләсендә тыныч картлык кичерә. 

- Әти бик иртә вафат булды. Әни безне берүзе үстерде, аякка басарга ярдәм итте. Әби дә аңа кулыннан килгәнчә ярдәм иткән, - дип сөйлиләр аның балалары Люция белән Илһам. - Әни әле дә тик торырга яратмый, безгә хуҗалык эшләрендә булыша. Аллаһы Тәгалә аны сәламәтлектән аермасын.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk