Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Лубян авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде

Лубян авыл җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үткәрелде. Иң элек шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итү булды. Анда һәркем үзен борчыган сораулар белән төрле оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итә алды. Җыелыш барышында җирлек башлыгы Виктор Костин, Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Җыенда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk