Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте

Әлеге акция Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган иде

Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан Кукмара районының ЮХИДИ хезмәткәрләре гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар һәм, әлбәттә, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәхет- шатлык, сәламәтлек теләп, юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булуларын, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорадылар. Шулай ук кечкенә балаларны махсус урындыкларда йөртергә кирәклеген тагын бер тапкыр искәрттеләр.

-Мондый акцияләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара, - диде район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. - Хатын-кызларны котлау, аларга хөрмәт күрсәтү безгә дә бик күңелле. Гүзәл затларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү өчен бу бер сәбәп тә булып тора.

Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев