Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмараның Тарлау авылында “Шәрәфетдин чишмәсе” ачылды

Шул ук көнне кич белән авыл бәйрәме гөрләп узды


Күптән түгел Тарлау авылында ике зур вакыйга булды: төзекләндерү эшләреннән соң “Шәрәфетдин чишмәсе” ачылды, ә кич белән авыл бәйрәме гөрләп узды. Чишмә ачылу тантанасында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Чараны авылның имам-хатыйбы Мөдәрис Кашипов, үзенең хәер-фатыйхасын биреп, дога укып ачып җибәрде. Аннары сүзне Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин дәвам итте. Ул үз чыгышында бу зур эшне башкарып чыккан Фәнис Минһаҗевка, һәрдаим ярдәм итеп торган авылдашларга рәхмәтен җиткерде. “Халык белән берлектә авыл уртасында балалар мәйданчыгы да төзелеп куелды. Алга таба да бердәм булып, бер-беребезгә һәрвакыт булышып яшик”, - диде ул.

Чишмә төзекләндерү эшен үз өстенә алган, Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Фәнис Минһаҗев чишмәгә нәкъ тә моннан өч ел элек бакыйлыкка күчкән, тумышы белән Тарлау авылыннан булган әтисенең исемен биргән. Ул үзе Шәмәрдәндәге газ кудыру станциясендә баш инженер булып эшли. Ә хезмәттән бушаган вакытта чишмәләрне яңарту уе белән яши. Беренче чишмәсе моннан берничә ел элек Саба районындагы Мичәнбаш авылында ачылган. Әнисе Сәлимә шушы авылда туып-үскәнлектән, әлеге чишмә әнисенең исеме белән атала.

- Тарлау авылы безнең Минһаҗ бабайдан башлана. Әтием Шәрәфетдин 1929 елда биредә туган. Бераз үсә төшкәч, Сәйфетдин бабай белән әтием колхоз тимерчелегендә эшләгәннәр. Сугыштан соң әти, ФЗОга китеп, илне күтәрергә булышкан. Ул – тыл ветераны, Хезмәт Даны ордены һәм башка медальләр иясе. Алар әни белән 60 ел бергә гомер кичерделәр. Без – биш баланы тәрбияләп үстерделәр. “Шәрәфетдин чишмәсе”н төзекләндерүгә үзебездән күп көч куйдык, алга таба чишмәне койма белән әйләндереп алырга ниятлибез, - дип сөйләде Фәнис Минһаҗев.

Ядегәр авылы абыстае Разыя Сәмиева үзе дә Тарлау авылы кызы икән.

- Элек өйләргә су кермәгәнлектән, бөтен кеше суны шушы чишмәдән ташыды. Монда кер чайкау өчен авыл халкы чират тора иде. Шуңа да олы һәм изге эш башкарган чишмә төзекләндерүчене без бервакытта да онытырга тиеш түгел, - диде абыстай.

Зиннур ИСХАКОВ, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk