Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмараның Комсомол мәйданында “Кыш озату” бәйрәме узды

Халыкка театральләштерелгән тамаша, җырлар, биюләр тәкъдим ителде

Кара болытлар арасыннан якты кояш нурлары иренә-иренә генә үзенең җылысын өләшә, түбәдән тып-тып тамчылар тама башлагач, ирексездән “Яз, яз, яз җитә” дип җырлап җибәрәсе килә. Яз ул табигать җанлануы гына түгел, ә һәрберебезнең күңелендә ниндидер өмет чаткылары, якты киләчәккә ышаныч уянуы да. 

Кыш белән яз тартышкан мәлдә һәр төбәктә Нәүрүзне каршы алу оештырыла. Шул уңайдан бүген шәһәребездә “Кыш озату” бәйрәме үткәрелде. Комсомол мәйданында иртәдән моңлы, дәртле җырлар яңгыраса да, әллә көннең шундый болытлы, җилле булуы сәбәпчеме, әллә укучылар һәм студентларның укуда чагына туры килгәнгәме, мәйданда бәйрәм карарга килүчеләрнең саны артык күп түгел иде.

Изге теләкләр әйтеп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юрап, бәйрәмнең төп символы – карачкы яндырылды. Ни кызганыч, кукмаралыларның күбесе дөрләп янган әлеге курчакны күрми калды. Чөнки көн төшкә авышканда халык җыйнала гына башлады әле.
Үзешчән сәнгать эшчәннәренең җырлары, район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дигән театральләштерелгән тамашасы, биюләр кукмаралыларның һәм кунакларның күңеленә хуш килде. 

Мәйданда күңел ачу һәм сәүдә нокталары эшләп торды. Олылар кайнар чәй һәм кыздырылган шашлыктан авыз итсә, балалар баллы мамык белән попкорнга өстенлек бирде, рәхәтләнеп батутта сикерде. 

- Әлеге күркәм бәйрәмдә ел саен катнашам, бүген үземнең юмористик шигырьләремне укыдым. Күп кеше “ботка кая микән” дип, авызларын сөртеп, ботка көтеп йөреп кайтып китте, - диде Харис Мостафин, елмаеп.

Тулырак язманы газетаның алдагы санында укый аласыз.

фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk