Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмаралылар “Татарстан чаңгысы-2019” массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар

Аларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде

Бүген “Кукмара” чаңгы базасында “ГТО фестивале” кысаларында “Татарстан чаңгысы-2019” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге сәгать тугызда башланды. Ярышка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде һәм үзе дә чаңгыга басты.

Әлеге спорт төрен үз итүчеләр арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Иң кечкенә чаңгычы Раяз Сабирҗановка 4 яшь. Аңа бик җиңел булмаса да, ул төшенкелеккә бирелмәде, бар көче белән башкалардан калышмаска тырышты. 


Кукмарадан Петровлар ярышка бар гаиләләре белән килгәннәр иде. 
- Без узышка ирем һәм ике улыбыз белән бергәләп килдек, - диде Олеся Петрова. – Чаңгыда йөрергә бик яратабыз. Файдалы шөгыль өчен вакыт табарга тырышабыз. Өй янында гына да шуарга мөмкин, әллә кая барып йөрисе юк. Балалар та тырышалар, уңышларга ирешәләр. 


Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов VIP узышта беренче килде. 

- Шунысы сөенечле: “Татарстан чаңгысы”нда ел саен катнашучылар саны арта, - диде ул. – Бүген һава торышы да бик уңай булды, нәкъ менә чаңгыда йөри торган көн. Ярышлар бик оешкан рәвештә узды, без аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышабыз. Быел машина кую урыны, теләгән кешегә чәү эчү мөмкинлеге дә булдырылды. Судьялар да тәҗрибәле. Җиңүчеләргә медальләр, махсус башлыклар да алып кайттык. Бүген монда һәркемгә дә ошагандыр дип ышанып калам. Алга таба да райондашлар бирегә гаиләләре белән ял итәргә, чаңгы шуарга килсеннәр, сәламәтлекләрен ныгытсыннар иде. 
Узышлар тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү булды. Мактау кәгазе һәм грамоталардан тыш призлы урыннарны алучыларга махсус башлыклар да тапшырылды.

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk