Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмаралылар Курган өлкәсендә үткән IX Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда катнашып кайттылар

Районыбызның 150 кешелек делегациясе үткән шимбәдә Курган өлкәсенең Әлмән районында үткән IX Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда катнашып кайтты. Кукмаралылар районыбызның сәнәгать, мәдәни, милли тормышын чагылдырган “хужалык”та бәйрәм кунакларын каршы алып, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Сабантуйга 30 төбәктән берничә мең милләттәшебез килгән. Аларның барысы да диярлек районыбыз ихатасында булып, биредәге муллыкка, затлылыкка, культура дәрәҗәсенә шаккатып киткәннәр

1200 чакрым. Шул кадәр араны үтеп, районыбызның 150 кешелек делегациясе үткән шимбәдә Курган өлкәсенең Әлмән районында үткән IX Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда катнашып кайтты. Кукмаралылар районыбызның сәнәгать, мәдәни, милли тормышын чагылдырган “хужалык”та бәйрәм кунакларын каршы алып, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Сабантуйга 30 төбәктән берничә мең милләттәшебез килгән. Аларның барысы да диярлек районыбыз ихатасында булып, биредәге муллыкка, затлылыкка, культура дәрәҗәсенә шаккатып киткәннәр. Дөрестән дә, тормышта һәрнәрсә чагыштыруда күренә бит. Әлмәнлеләрнең үзләре, Башкортостан Республикасы, Урал арты төбәкләре һәм башка предприятиеләр көче белән әзерләнгән 12 ихата арасында безнең биләмәгә тиңнәр булмаган.
-  Кукмара ишегалды, чыннан да, бик бай, кунакчыл иде. Төзүчеләр көче белән булдырылган милли бизәкле кунак йорты, капка-коймалар, сәхнә һәм башка корылмалар үзләренең төзеклеге, матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Туган якны өйрәнү музееның экспонатлары, тегү, чигү үрнәкләрен, йон эрләү, итек басу кебек кул эшләрен чагылдырган күргәзмәләр яныннан көн буе халык өзелмәде. “Аш-су” җәмгыяте – милли ризыклар, ә тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, савыт-сабалар заводы, Лубян урман-техник көллияте үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Бу товарларны сатып алучылар да күп булды. Зур сәхнәне тутырып, көн буе җырлап-биеп, кунакларның күңелен ачкан үзешчән артистларыбызның чыгышларын да бик яратып тамаша кылдылар. Үз осталарыбыз чыгарган зур мичтә коймак пешереп, кунакларны сыйладык. Ишегалды уртасында ясалган “елга”, аның аркылы чыгучы күпер, кое, җил тегермәне, ясалма җигүле ат, сыер, шүрәле, печән кибәннәре янында фотога төшүчеләрнең исәбе булмады. Кыскасы, көн буе бәйрәм рухы хөкем сөрде, бары уңай фикерләр генә ишеттек. Ихатабызда булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин да татар халкының чын милли йөзен, тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырып, Сабантуй кунакларына күрсәтә алуыбыз өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, - диде әлеге чараны югары дәрәҗәдә үткәрүгә күп көч куйган район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина.
Районыбызның бер ел да Казанда һәм Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә үткәрелгән Сабантуйларда катнашмый калганы юк. Һәрберсеннән бары тик мактау һәм рәхмәт сүзләре генә алып кайталар. Матур итеп яши, эшли һәм аны башкаларга күрсәтә беләбез, димәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X