Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарага Үзбәкстаннан кунаклар килде

Кунаклар “Урал” хуҗалыгында булып, мегаферманы, азык цехын, сенаж траншеяләрен карадылар. Аннан соң Олыяз авылыннан Зөлфия һәм Райнур Камалиевларның шәхси хуҗалыгында, Пчеловодтан Роберт Димитриевның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

Бүген Кукмарага тәҗрибә уртаклашу максатыннан Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсеннән кунаклар килде. Делегация составында Ташкент өлкәсенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Саъди Шерматов, Букинск районының фермерлар советы җитәкчесе Камилжон Бойкузиев һәм башкалар бар иде. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин озатып йөрде. Кунаклар “Урал” хуҗалыгында булып, мегаферманы, азык цехын, сенаж траншеяләрен карадылар. Аннан соң Олыяз авылыннан Зөлфия һәм Райнур Камалиевларның шәхси хуҗалыгында, Пчеловодтан Роберт Димитриевның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.
-Кукмара районы бездә яхшы тәэсирләр калдырды. Авыл хуҗалыгы тармагы нык үсеш кичергән, хуҗалыклар бай, җитеш. Дәүләтнең ярдәме дә саллы икәне дә күренеп тора, - диделәр кунаклар, югары бәя биреп. – Сездәге кебек унышар сыер тотмасалар да, безнең якларда да мал күп асрыйлар. Терлекләрне тәрбияләү технологиясе дә охшаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев