Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарага Марий Элдан кунаклар килде

Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында, Кукмара аграр көллиятендә булдылар

Бүген Кукмара җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать, азык-төлек сәясәте буенча Комитеты һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының агросәнәгать комплексын үстерү буенча Комитетының берләштерелгән күчмә киңәшмәсе уздырылды. Кунаклар иң элек Вахит авылының Минневакиф Гыйльманов хуҗалыгында булып, аларның тормыш-көнкүрешләре, мал асрау өчен район күләмендә күрсәтелгән ярдәм чаралары белән таныштылар. Авылның ял паркын, төзекләндерелгән су буйларын карадылар. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында, Кукмара аграр көллиятендә булдылар.

-    Һәр җирдә эшнең торышына сокланып карап йөрдек. Авылларыгыз төзек, авыл хуҗалыгы предприятиесе югары дәрәҗәдә эшли, шәхси ярдәмче хуҗалыкларыгыз нык. Бу һәръяктан безгә үрнәк булып тора. Моны акча булу белән генә бәйләп булмый, әлеге уңышларда кадрларның инициативалы булулары да зур роль уйный, - дип билгеләп үтте Марий Эл Республикасының агросәнәгать комплексы  үсеше буенча Комитеты рәисе Аркадий Новиков.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X